Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Коштавылыннан Ислам Гыймадиев туганнан бирле тимер арасында

“Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер” дигән борынгылар. Коштавылында яшәүче Ислам абый Гыймадиев кулына эләккән тимер кисәкләре дә күз алдында матур бизәкләргә, чәчәкләргә, җиһазларга әверелә.

Гөл савытлары, шашлык пешерү өчен җайланмалар, таганнар, беседкалар, урындыклар, капкалар, чардуганнар кулларының уңганлыгы, ә үзенең ни дәрәҗәдә сәләтле, сабыр булуы хакында сөйли. Эшсөяр авыл улы бу шөгыле белән 20 еллап мавыга. Ясаган саен остара бара.
Тимер ничек кенә нык, мәңге бөгелмәс, буйсындырып булмас кебек тоелса да, Ислам абый аның җаен тапкан. Үзе, әйткәнчә, ул туганнан бирле тимер арасында. Иң элек комбайнчы әтисе янында эш серләренә өйрәнгән. Аннан үзе тракторга, комбайнга утырган.
-Тимер белән эшлисе, агачка караганда җиңелрәк. Агачны бер кисеп аткач, кире ялгап булмый. Ул четреклерәк, зур пөхтәлек, тоемлау сорый. Эш җиһазлары да күп кирәк. Агач белән эшләү сәләтем дә бар. Ләкин тимергә күбрәк өстенлек бирдем. Чүкеч белән тимер булса, бөтен әйберне эшләп, уеңа килгәнне чыгарып, күргән әйберне ясап була, - ди кул остасы.
Ислам абый үзенең остаханәсендә кирәкле эш җиһазларын да булдырган. Аның кулларының җитезлегенә күз ярми. Кисү, кыру, бөкләү, эретеп-ябыштыру эшләрен чиратлаштырып кына тора. Эш көне иртәнге сәгать бишенче яртыда башлана. Чыгу белән яраткан эшенә алына. Көн дәвамында хезмәттән аерылмый. Уллары да үзенә ошаган. Хезмәтендә төп ярдәмчеләре. Шулай ук балалар белән берлектә кечкенә трактор җыю эшенә дә алынганнар.
-Бер кисәк тимер кулга берничә мәртәбә эләгә: кисәсең, станок аша чыгарасың, бөклисең, эретеп-ябыштырасың, буяп куясың. Ошатмыйча төзәтеп куйган чаклар да бар. Гадилеккә өстенлек бирәм. Артык бизәү файдалы түгел. Мисал өчен, беседканы ясау өчен бер көн вакыт җитә. Аның кырыйларын тимердән тиз “үреп куям”, - ди үзе.
Ислам абый авылда имам вазифаларын да башкара. Дини белемле, гыйлемле, сүзгә оста ул. Авылны төзек итү, зират, мәчет, чишмә, коеларны яңарту, тирә-юнен чиста, төзек тоту эшенә дә өлеш кертә. Булганына шөкер итеп, яхшылык, игелек эшләүдән тәм табып яши.
-Кеше булганга шөкер итеп, шатланып яшәргә тиеш. Иманың, исәнлегең, тынычлыгың булса, калганы була. Һәр эшне дога белән, уңышлы чыгасына ышанып башлау мөһим, - ди Ислам абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев