Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләрең синең, Апасым!

Котлыйбыз!

Әҗем авылында яшәүче кадерле әниебез Зәйнуллина Кафия Борһан кызы 20 февральдә 85 яшьлек гомер бәйрәмен – олы юбилеен каршылый.

Газиз әниебез! Гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгыңны саклап, җан аклыгыңны, күңел җылыңны өләшеп яшисең. Безне дә үзең кебек сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстердең. Син безнең олы киңәшчебез, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле кешебез.
Әниебез! Сине шушы күркәм бәйрәмең котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечләргә төренеп, балаларыңның күңел җылысын, хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әнкәй, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән – балаларың, онык-оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев