Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Котлыйбыз!

Апас районы Болын-Балыкчы авылында яшәүче хөрмәтле Тәнзилә Фәһим кызы!

Сине чын күңелебездән зур шатлыклы бәйрәмең, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып,60 ел элек дөньяга килгән көнең, олуг юбилеең белән кайнар котлыйбыз.
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда,синең өчен ул гомернең җәе генә.
Син үз эшеңне зур осталык белән башкаручы тынгысыз, киң күңелле, хезмәттәшләрең арасында да зур абруй казанган хезмәткәр.
Хезмәтеңә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне,гаилә шатлыгы, гел шундый кадерле тормыш иптәше,кадерле әни, кадерле дәү әни булып,балаларыгызның игелеген күреп,оныкларыгызны сөеп,тормыш иптәшең Таһир абый белән тигез,хәерле гомер кичерүегезне телибез!
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Әле бик күп еллар сәхнәдә йолдыз булып балкырга,авыл мәдәниятен үстерүдә үз өлешеңне кертүеңне телибез.
Иң якты изге теләкләр белән - Ленар, Миләүшә, Алинә, Ләйсән, Гөлнара, Румия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев