Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Котлыйбыз!

Апаста яшәүче хөрмәтле хезмәттәшебез Кәбирова Гөлнара Фәнис кызы 27 мартта туган көнен билгели.

Хөрмәтле Гөлнара Фәнисовна! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп, гел шундый тырыш, уңган булып озын гомер ит!

Бүләгебез сиңа – саф теләкләр,
Риза булып кабул ит әле.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз гомер ит әле.
Гомерләрнең кадерен белеп кенә
Яшә әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,
Тормышларың торсын нурланып.
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы куанычлы,
Озын гомер сиңа телибез.
Иң изге теләкләр, олы хөрмәт белән – “Апастово-информ” һәм “Апас хәбәрләре” коллективлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев