Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Күңеленә рәхәтлек бирүче шөгыль таба - чәчәкләр үстерергә керешә

Ленин урамыннан узган саен күзем кояшка караган биш тәрәзәле йортка төшә. Тәрәзә төпләрендә шау чәчәктә утырган гөлләре белән җәлеп итә ул мине.

Инде кыш җитте, тирә-якта кар, ә бу йорт һаман да чәчәкле гөлләре белән балкып утыра. Гүзәллек яратучы, күңелләре дә саф, эчкерсез булган кешеләр генә мондый матурлыкны тудыра ала торгандыр. Кем бу хуҗабикә, Апас урамына матурлык таратучы зат кем ул?
...Иске Йомралы урта мәктәбендә өлкән сыйныфларда укыган чак. Озын тәнәфестә кызлар-егетләр тезелешеп колхоз ашханәсенә барабыз. Әле моңа кадәр булмаган, хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән бу игътибар безгә шулкадәр нык тәэсир салган ки, бу әлегә кадәр күңелләрдә якты, матур бер истәлек булып саклана. Үзеңне Илнең кирәкле бер гражданины итеп тою, әле балалыктан чыгып кына килүче яшүсмер егет-кызларның мораль һәм патриотик яктан формалашуында зур роль уйнагандыр.
Шул вакытларда ашханәдә эшләүче хатын-кызларның берсе булып чыкты әлеге чәчәкле йорт хуҗасы Раушания апа Сафина. Шул чорда Гайшә, Наҗия, Фидания апалар белән бергә эшләүләрен сөйләп алды ул.
1975нче елның 8нче мартында Карабай авылының асыл егете Мөхәммәт Сафин Тәтеш районы Алабирде авылы кызы Раушанияне Самарага урнашырга киткән җирдән кәләш итеп алып кайта. Мөхәммәт абый Энгельс исемендәге колхозда инженер булып эшли. Раушания апа ашханәгә эшкә урнаша. 1977нче елдан Мөхәммәт абый авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли башлый. 1990нчы елда Апаска килеп урнашалар. Мөхәммәт абый коммуналь хуҗалыкта баш инженер булып эшләгәндә минем күңелемә дә мәрхәмәтле һәм яхшы күңелле кеше булып кереп калган. Кызганыч, мәрхәмәтсез үлем аны якын кешеләреннән аерды. Раушания апа ничек тә бу авырлыкка бирешмәскә тырыша, бар көчен яраткан эшенә, балалары гаиләсенә ярдәм итүгә бирә, күңеленә рәхәтлек бирүче шөгыленә – чәчәкләр үстерергә керешә. Узган саен карап үттем, җәе буе чәчәкләр арасында – бакчасында булды ул. Балалары - Марсель белән Роза гаиләләренең шәһәрдән кунакка кайтуларын да шунда көткәндер, яраткан өч оныгын кочагына алып сөйгәндер чәчкәләредәй саф күңелле Раушания апа. Мин аңа сәламәтлек, озын гомер телим. Бу йортның чәчкәләре озак еллар балкып, яннарыннан үтүче һәркемгә өмет биреп торсын иде.
Рәис Ваһапов, Апас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев