Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

“Курку хисе аңа ят иде»

Төбәк Черкене авылыннан Алексей Карпов махсус хәрби операциягә үз теләге белән китә. Курку белмәс ир-ат 2023 елның 15 сентябрендә юлга кузгала.

“Безнең өчен дә көтелмәгән хәл булды ул. Кинәт кенә контракт төзергә карар итте. Әниебез озак еллар яман чир белән интекте. Абыйны бер дә җибәрәсе килмәде. “Барам” дип кистереп әйткәч, аңларга тырыштым. Балалары Казаннан озатып калдылар”, - ди Сергей абыйсын искә алып.
Алексей Карпов туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач,
Буа ветеринар техникумында укый. Бик яшьли гаилә кора. Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Озак еллар бергә гомер иткәннән соң, язмыш аларны аера.
-Тормыш иптәше балалары белән Казанга китеп урнаштылар. Аерым яшәсәләр дә, гаиләсе белән беркайчан да арасы өзелмәде. Балалары өчен өзелеп торды. Ярдәмчел, күңеле һәркемгә киң иде аның. Башта урманчылыкта хезмәт куйды. Аннан соң “Табар” хуҗалыгында фермада эшләде. Сукугычта эшләп, авылда су өчен дә җавап бирде, - дип сөйли Сергей.
Башта аны Омск шәһәренә җибәрәләр. Аннан Луганск якларына озаталар. Биредә ике атна хәрби өйрәнүләр узганнан соң, Артемовск җирләренә десант-һөҗүм бригадасына билгелиләр.
-Аз гына вакыты булса да, шалтырата иде. Көнгә икешәр-өчешәр мәртәбә хәбәрләшеп тордык. Башта сугышка һәр ун көн саен керделәр. Аннары 40 көнгә элемтәбез өзелде. Бик борчылдык. Алгы сызыктан чыкканнан соң, тагын шалтыратты. Бик озак каты бәрелешләрдә булганнар. Балалары белән дә һәрчак аралашып, фотосурәтләрен җибәреп торды. Беркайчан да, бернидән дә зарланмады. Курку хисе аңа гомумән дә ят иде. Барысы да җитүен, кирәк-яраклар белән дә тәэмин ителешнең әйбәт булуын һәрчак әйтеп килде. Командирларын һаман мактый иде. Март яисә апрель аенда ялга кайтачакмын дип сүз бирде. Кызганычка каршы, сүзен үти алмады. Соңгы мәртәбә январьның 22сендә сөйләштек. Шуннан соң кайгылы хәбәр алдык. 26 январь көнне без абыйны мәңгелеккә югалтканбыз, - ди энекәше Сергей.
Алексейның улы Владимир һәм кызы Анастасия Казанда яшиләр. Әтиләрен югалтуларына алар әле дә күңелләре белән ышанмыйлар. Газиз кешеләре турында сөйләүләрен тыныч күңел белән тыңлавы да кыен.
-Әти – һичшиксез Герой! Әмма ул Ил герое гына түгел, ул – гаиләбезнең герое. Чөнки ул гомер буе безне яратып, безне кайгыртып яшәде. Иң авыр вакытларымда һәрчак янәшәмдә булды. Яклаучым да, саклаучым да иде. Яратуын ул сүзләре белән түгел, ә гамәлләре белән күрсәтте. Ватанга тугрылыгын да тыныч кына исбатлады. Беркемгә дә әйтмичә контракт төзеп, Ил сагына китте һәм батырларча һәлак булды. Әтиемне бик яратам, хөрмәт итәм һәм аның белән чиксез горурланам. Газиз кешеңне югалтудан да ачысы юк икән, бик сагынам, - дип сөйли кызы Анастасия.
Алексей һәлак булгач, бер айдан соң әнисе Лидия апа да озак авырудан соң савыга алмыйча вафат була. 28 февраль көнне тирән кайгы кичергән Ананың йөрәге дә мәңгелеккә тибүдән туктый. Улын бер белмәгән ерак юлга озатуы да чирен кискенләштергән, күрәсең.
“Абыйны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның кул астында эшләгән башка җитәкчеләр дә килеп кайгыбызны уртаклаштылар. Хәрби комиссар Наил Җантимировның ярдәмен дә тойдык. Авылдашлар да күпләп җыелган иде, “Яшь армияче”ләр килде. Шулай ук үзе хезмәт иткән частьтан командиры да кайтты, абыйның нинди шартларда һәлак булуы турында сөйләде. Барысына да хөрмәт белән рәхмәтемне белдерәм”, - ди Сергей.
Алексей Карпов 2024нче елның 26 январенда һөҗүм итү барышында көчле атышларга эләгеп һәлак була. Аңа 50 яшь иде. Әле узган ел гына юбилеен да билгеләп үткән булганнар. Батыр райондашыбызның илгә булган тугрылыгы алдында баш иябез. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев