Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Лилия Сибгатуллина: “Һәр баланы якын күрәм”

Район хастаханәсенең балалар консультациясендә аеруча игътибарга һәм хөрмәткә лаек ак халатлы шәфкать ияләре эшли. Алар үз эшләрен яратып башкаручы гына түгел, ә сабый телен аңлаучы, аларны якын күрүче игелекле, гади хезмәт кешеләре.

Свияжный бистәсендә гомер итүче Лилия Сибгатуллина һәр көн иртән яраткан эшенә ашыга. Буа медицина училищесын тәмамлап, район хастаханәсе бусагасын атлап керүенә 32 ел вакыт узган аның. Хезмәт юлын Югары Ындырчы авылы халкының сәламәтлеге сагында торудан башлый ул. Аннан соң район хастаханәсенә килеп, терапия, реанимация бүлекләрендә, процедура кабинетында эшли. Алга таба хезмәтен балалар консультациясенең участок шәфкать туташы буларак дәвам итә. Быел биредә эшли башлавына да нәкъ 20 ел булган.


Лилия Сибгатуллина яраткан хезмәт урынына - балалар консультациясенә килеп керү белән, тиз генә ак халатын кия дә һәркемне җылы сәламләп, эш бүлмәсенә юнәлә. Табибә Дания Хисамованы уң кулы, балаларның назлы апалары, әти-әниләрнең киңәшчесе ул. Көнозын һәр баланы җылы каршы алып, назлы һәм якын итеп эндәшә, аралаша, киңәшләрен бирә.


- Эшемне бик яратам, җаваплы карыйм. Үзебезнең участокта булган һәр баланың, әти-әниләренең исемнәрен беләм. Мин эшли башлаган чордагы балалар инде үзләре әти-әниләр булдылар. Хәзер үз балалары белән безгә йөриләр. Аларның һәрберсе якын миңа. Холыкларын, яраткан шөгыльләрен дә беләм. Яңа туган сабыйга аеруча сөенәбез. Иң элек өйләренә барып йөрибез. Яшь әниләр белән һәрчак элемтәдә булып, аралашып торабыз, ярдәм итәбез. Яңа туган сабыйлар 1 яшькә кадәр аеруча табиб күзәтүе астында булалар. Ай саен кабул итүләргә йөриләр. Без балаларның 18 яшькә кадәр сәламәтлекләрен кайгыртабыз, - ди ул.


Лилия Сибгатуллина елга бер тапкыр балаларга медицина тикшерүе уздыру таләбен дә бик җитди башкара. Участокта һәр баланың туган көнен барлап, тиз арада әти-әнисе белән телефон аша элемтәгә керә. “Наным, балаңа медицина тикшеренүе узарга кирәк. Озакка сузма инде яме”, - дип җылы гына мөрәҗәгать итә ул. Эш сәгатеннән соң да әти-әниләрнең сорауларына җавап бирә. Беркайчан да зарланмый, кире какмый ул. Моннан тыш яшүсмер егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә дә зур өлеш кертә. Даими медицина тикшеренүләре уздыру эшен төгәл алып бара.


Киң күңелле шәфкать иясе Лилия Сибгатуллина гаиләсендә уңган хуҗабикә, әти-әнисенә дә олы терәк. Тормыш иптәше Марс белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Алинә әнисе юлын дәвам итеп, табиб һөнәрен үзләштергән, кияүләре дә табиб. Кечкенә кызлары Алисә 10нчы сыйныфны тәмамлаган. Дус, тату, бердәм гаилә булып яшиләр алар. Яраткан шөгыльләре булу гаиләне тагын да ныгыта. Буш вакытларында бергәләп табигатькә чыгалар, бик еш балык тотарга йөриләр. Хуҗалыклары да ялт иткән. Үз көчләре белән йорт салып чыгып, күркәм тормыш корганнар. Һәр җирдә тәртип, пөхтәлек, муллык хакимлек итсә, күңелләрен ихласлылык, гадилек бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев