Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә Апастан гуманитар ярдәм китәчәк

Районда Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче тыныч халыкка ярдәм күрсәтү максатыннан, гуманитар ярдәм җыю игълан ителде.

(8 апрель, “Апастово-информ”).

Чит кеше бәласенә битараф булмаган райондашлар кабат изге эшкә кушылды. Игелекле халкыбыз кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Гуманитар ярдәм белән ерак юлга кузгалу 13-14 апрельгә планлаштырыла.

“Бүген бу шәһәрләрдә яшәүчеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга хәзер аңлау, кайгырту һәм игътибар бигрәк тә кирәк. Гади яшәү шартлары белән тәэмин итү өчен дә зур тырышлык сорала. Безнең өчен гадәти булып тоелган, җылы һәм чиста урын-җирләр, кайнар ризык, шәфкатьлелек алар өчен көндәлек тормышның бер өлеше түгел, ә бүләк булып барып ирешәчәк. Без - апаслылар, һәрвакыт ярдәмгә килергә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә әзер. Бу юлы да бердәмлек күрсәтсәк иде, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, дарулар кирәк. «Алга» яшүсмерләр клубында озак саклана торган азык-төлек, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена әйберләре кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры) счетына күчерергә мөмкин.

Шыгайлылар өй токмачы ясап китерде

Шыгай авылы мәдәният хезмәткәрләре матур үрнәк күрсәтеп, гуманитар ярдәм җыю үзәгенә өй токмачы китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев