Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Маһирә әби Вәлиева: “Яшьтән үк урман да кистек, чәчүлек тә ташыдык”

Дәвеш авылында яшәүче Маһирә әби Вәлиева Ил башлыгының Котлавын алды.

(12 апрель, “Апастово-информ”).



Маһирә әби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Шул уңайдан акъәбине котларга район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Дәвеш авылы җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов килде. Алар юбилярга Ил башлыгының Котлавын, район башлыгының Котлау открыткасын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Маһирә әби бар гомерен колхоз хезмәтенә багышлаган, терлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган ул. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә әби төпчек кызы Лилия апа белән Буа шәһәрендә гомер итә. Шулай да ул бар гомере узган төп йортны да ташламый.
“Балачактан чүп тә утадык, урман да кистек, иңбашыбызга капчык-капчык күтәреп чәчүлек тә ташыдык. Нужасын да, ачлыгын да күп күрдек. Озак еллар фермада сыер да саудым. Безнең буынга бик күп эләкте инде. Балаларым да бик эшчән, тырыш булып үстеләр. Үзем белгәннәрнең барысын да аларга өйрәтергә тырыштым. Хәзер алар үзләре миңа рәхәт күрсәтә”, - ди Маһирә әби үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев