Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Махсус хәрби операция зонасына Урта Балтайдан чираттагы ярдәм китте

Урта Балтайлылар шәмнәр ясап, азык-төлекләр туплап махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрде. Укучы балалар җылы хатлар язган, рәсемнәр ясаган.

(29 март, “Апастово-информ”).



“Урта Балтай урта мәктәбен 1986 елда тәмамлаучы классташларым, укытучыбыз Зөлфия Габделхак кызы тырышлыклары белән чираттагы ярдәмне махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрдек. Окоп шәмнәре, чәкчәкләр, сохари, кием-салымнар әзерләдек. Классташларым ярдәме белән парафиннар алдык. Окоп шәмнәрен әзерләүдә булышкан Әсгатькә, Рузиягә, чәкчәк пешерүче уңган кызларыбыз Гөлгенә, Ландыш, Зөлфия апаларга зур рәхмәт”, - ди Урта Балтай мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.
Ярдәмне Казанда "Щит" әфганчылар оешмасын җитәкләүче Урта Балтай егете, классташлары Дамир Биктимиров аша җибәргәннәр. Урта Балтай мәктәбе укучылары хатлар язып иминлек өчен өлеш кертүче абыйларына рәхмәтләрен белдергәннәр.
Игелекле эшкә өлеш керткән, битараф калмаган һәркемгә сәламәтлек телибез, һәрбер эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев