“Мин әнигә охшаган” бәйгесенә Кормаш авылыннан Әдинә апа Мәүлетовадан:
Чибәр иде минем әнкәй… Туган авылы Буа районы Толымбайга килгәч, бер апа урамда туктатып, “Син Әминә апа кызыдыр, бик охшагансың”, - диде.
(26 ноябрь, «Апастово-информ»)
“Без яшь чакта клубка килгәч, ай-һай, матур да инде бу Әминә апа дип, гел соклана идек”, - дип сүзен дәвам итте ул. Авырулар әнкәйне ябыктырып азрак төссезләндерсә дә, күркәмлеген югалтмады. Юкка гына авылның асыл егетләренең берсе - әтием Сәгьдәт әниемне сайламагандыр.
Эшчән, бик уңган иде минем әнкәй. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, яратып эшләде. Эштән курыкмагыз, белмим дип әйтмәгез, тырышкач барын да булдырып була, дип өйрәтте. Әткәйсез калгач (әнкәй 43 яшендә биш бала белән тол калды) ике абыемны да армиягә алдылар. Без өч кыз әнкәй белән калдык. Тормыш йөген ялгыз тартты ул. Безне дә хезмәткә өйрәтте. Кешедән артык киендерде, укытты. Бишебезгә дә югары, махсус урта белем алырга ярдәм итте. Моны бик күп парлы гаиләләр дә булдыра алмады. Кыю иде минем әнкәй. Тормышта иң сөймәгән кешеләрем - ялганчылар, ялагайлар, дия иде. Сүзен дә ул нык итеп, кистереп әйтә белде. Әнкәй белән мин һәрчак янәшә атладык. Укытучылыкка кергәндә дә терәк булды. Беркемнең әти-әнисе килмәсә дә, әнкәй гел килеп, укытучылар белән күрешеп, укуым белән кызыксынып торды.
Аннан соң да әле әнкәй миңа күп ярдәм итте. Әнкәй белән аның районына эшкә дә урнашып кайттык. Мәктәптә эшләгәндә мәктәп кирәк-ярагына да бергәләп бардык. Әнкәй минем гомерлек юлдашым булды.
Һәркемгә ачык йөзле иде ул. Һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышты. Йомышка кергән бер кешене дә кире борып чыгармады. Беркайчан да мохтаҗ булмадык без. Әнкәй үрнәгендә, тырышып, үз юлыбызны табып, төрле дәрәҗәләргә ирештек. Әдәбиятны, сәнгатьне ярата иде әнкәй. Яшь чагында безне аякка бастыру өчен көн-төн хезмәт итте. Шуңа да үзенә вакыты җитеп бетмәде. Ә пенсиягә чыккач, рәхәтләнде китап укып. Кая барса да - китап алып кайтты. Калын-калын тарихи романнарны укыды, телевизордан яратып тапшырулар карады. Еш кына Казанга спектакльләргә дә йөрдек без. Ел саен балалар белән 30нчы август Республика көненә бардык. Хәзер дә ул традицияне дәвам итәргә тырышам.
Әнкәйләр турында күпме язсам да, сүзләр бетмәс. Урыннары җәннәт түрләрендә булса иде. Аларга булган рәхмәт сүзләребезне, җылылыкларыбызны исән чакларында күбрәк сиздерсәк иде. Әнкәйләребезнең җаннары, безнең өчен куанып, тыныч булсын иде.
Эх, әнкәй белән тәрәз каршына утырып, тагын бер генә булса да аның тәмле, җимешле чәйләрен эчеп, серләшеп утырасы иде… Сагынам, бик сагынам сине, газиз Әнкәем!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев