Шытым салып нәни йөрәгемә,
Белем дөньясына озатучы.
Һәр уңышым саен сөенүче
Бары Сез ул, минем Укытучым!
Салиха Гаязова.
Нигә шулай икән дип баш ватасы юк. Кыз бала әнисенең көндәлек бихисап күп төрле һөнәрләрен күрә, үзләштерә, анардан үрнәк ала. Мин дә нәкъ шушы һөнәрләрне әниемнең тәрбиясеннән үз иттем. Әниемнең тәмледән- тәмле ризыклар әзерләп, безне сыйлавы, азрак чирләп китсәк, бар назын, күңел җылысын биреп, төрле төнәтмәләр белән дәвалавы, әдәп-әхлак сыйфатларын сеңдерүе, укытучыларны илаһилаштырып, аларга карата хөрмәт тәрбияләве эзсез югалмады.
Үткән елларны барлап, балачак хатирәләрен яңартканда үземне гел укытучы булырга хыяллануымны искә алам.
Түземсезлек белән 1нче сентябрьне көтеп алган, өр яңа киемнәрен кигән, бер кулына купшы чәчәк бәйләме тоткан, икенчесе белән әнисен җитәкләгән күбәләктәй нәни кызчык мәктәпкә ашыга. “Әнием, мин гел “5”легә генә укыячакмын. Киләчәктә зур кеше булачакмын!” Бу –мин. Бу минем беренче иң матур хыялым.
Беренче кыңгырау, беренче укытучы, беренче дәрес, беренче йолдызчык, барысы да беренче. Мин һәрвакыт беренче булырга теләдем. Мәктәптә тырышып, бик теләп укыдым. Беренче укытучымның һәр хәрәкәтен, һәр сүзен, һәр җөмләсен хәтердә калдырырга тырыштым. Өйгә кайткач та әниемнең биек үкчәле аяк киемен киеп, укытучым кебек матур хәрәкәтләр ясап, кулларымны алга сузып сөйләп йөри идем. Курчакларымны тезеп утыртам да, аларны укытам, янәсе. Дөрес утыр, дәрестә сөйләшергә ярамый, дәфтәр битләрен бөкләмә, дип шелтәләп тә алам, “Әнием, мин гел “5”легә генә укыячакмын. Галина Юрьевна кебек матур укытучы булачакмын!” Бусы минем икенче хыялым иде. Һәм бу хыялым еллар үткәч, тормышка ашты. Мин кулыма диплом алдым. Тәтеш педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң, күпмедер вакыт Кайбыч районында
балалар иҗат йортында эшләргә туры килде. Аннары Яшел Үзән шәһәренең 6 нчы мәктәбендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыттым. Хәтта берничә ел медицина училищесында студентларга татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирдем. Мин укытучы булуым белән бик горулана идем. Мин чиксез бәхетле идем. Бәхетле мизгелләр белән тулы язмышым мине туган ягыма, Свияжский бистәсенә алып кайтты. Мин гаиләле һәм өч бала әнисе булдым.
Сайлаган һөнәремнән читкә тайпылмадым, 2007нче елдан бирле “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Димәк, саф күңелле нәни балаларга тәрбия һәм белем бирүнең төрле юлларын, кызыклы юнәлешләрен эзләргә, уйлап чыгарырга һәм һәрвакыт яңалыкка омтылырга тиешмен.
Һәр кешенең яшь чагыннан ук йөрәген яулап алган шәхес, ягъни кумиры, остазы булуы мәгълүм. Минем кумирымның кем булуы язмамның башында ук чагылып үткән иде инде.
Янәшәмдә генә яшәүче, тормыш дәресләре биргән, укытучы һөнәренә кызыксыну һәм хөрмәт уята алган остазым- Галина Юрьевна миңа әле дә матур үрнәк, олы ярдәмче. Ул минем һәр эшемне күзәтеп тора, кирәк чакта төпле киңәшләрен бирә.
Олы йөрәкле остазым өч бала анасы. Биеш урта мәктәбендә озак еллар башлангыч сыйныфларда эшләде, соңыннан балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Үзе һәр яктан үрнәк булган, тирән белемле, яңалыкка омтылучан, һәрвакыт югары дәрәҗәләргә ирешкән укытучым укучыларны да алга әйдәде. Әледән-әле район, республика, дөнья күләмендә уздырылучы фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда үзе һәм укучылары белән катнашып югары
нәтиҗәләргә иреште, күпсанлы грантлар иясе булды. Мәскәү шәһәрендә уздырылган дөньякүләм “Ачык дәрес” бәйгесендә катнашып җиңү яулады. Еллар дәвамында рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укучыларның БДИ нәтиҗәләре дә һәрчак югары булды. Россия федерациясенең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны исеменә лаек булган беренче укытучым белән чиксез горурланам, аннан үрнәк алам, остазым алдында баш иям.
Яраткан остазым үрнәгендә үзем сайлаган һәм шуннан тайпылмыйча атлый торган юлым бар. Бу юлны тапканыма һәм сайлаганыма бер дә үкенмим, чөнки мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Эшемә шатлана-шатлана барам һәм эшемнең ямен һәм тәмен тоеп, өйгә кайтам. Һәркөн иртән көләч йөзле сабыйларны, хезмәттәшләремне, әти — әниләрне исән – сау күрү, үз ана телем – татар телендә, аларны сәламләү, нәниләрнең меңләгән сорауларына җавап бирү, алар белән кызыклы чаралар, дәресләр уздыру минем өчен зур бәхет ул.
Балалар шаян, шук һәм шул ук вакытта үтә дә кызыксынучан. Димәк, миңа үз өстемдә даими эшләргә, белемемне арттырырга, заман белән бергә атларга, заман куйган таләпләрне һәрчак истә тотарга, курсларда, семинарларда, төрле мастер-классларда катнашырга. заманча технологияләрне кулланырга, һәрчак үсештә булырга кирәк.
Мин бу таләпләрнең барысын да төгәл үтим дияр идем. Еш кына ачык дәресләр күрсәтәм. 2025нче елда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашып, җиңүче булдым. Ирешелгән уңышларым шактый. Бу, әлбәттә. минем генә түгел, әти-әниләрнең һәм балаларның да зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Укытучы, тәрбияче бик күп профессиональ сыйфатлардан тыш тагын бер сыйфатны булдырырга тиеш – конкурентлыкка сәләтле булу. Мин шуңа омтылам.
Нәниләрнең иҗади сәләтләрен, мөмкинлекләрен үстерү өстендә эшлим. Балаларны халык гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләүне өстен күрәм.
“Ләйсән” балалар бакчасы районыбызда иң уңышлы эшләүче бакчаларның берсе. Бүгенге көндә бакчабызга 60 бала йөри. Хезмәттәшләрем һәм әти-әниләр белән берлектә төрле кызыклы чаралар уздырабыз. Мәктәпкә нык әзерлекле булган балалар үстерү безнең бердәм бурычыбыз. Мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Башлангыч сыйныф укытучыларыннан без очырган кошчыклар турында яхшы фикерләр, рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле.
Җыр-моңга да гашыйк кеше мин. Әле башлангыч сыйныфта гына укучы кызым Зилә белән районыбыз сәхнәләрендә чыгышлар ясыйбыз. Татарча көрәш буенча һәрвакыт зур җиңүләр яулап, истәлекле бүләкләргә лаек булучы улым Инсаф физкультура укытучысы, ә Зиләм башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыяллана. Тырыш, сәләтле балаларым да, тормыш иптәшем дә мине һәрчак сөендереп, рухландырып торалар. Ә мин үз чиратымда гаиләмне камыр ашлары белән сыйлыйм. Камыр ашлары пешерү минем иң яраткан шөгылем. Яңа гына Фирдәүсә Кәримованың “Хәлең ничек, авыл мөгаллиме?” дигән бер шигырен укырга туры килде. Менә шундый юллар бар анда:
Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Рәнҗетмиме тормыш авырлыгы?
Заманадан артта калмас өчен,
Сынмыймы соң кайчак сабырлыгың?
Шушы шигырь юлларына җавабым түбәндәгечә:
Авыл тормышының бүгенге көндә бер генә дә авырлыгы юк. Киресенчә, мондагы җанлылык, җылылык, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте, бай табигате, яшәү шартлары искиткеч. Мин рухланып, хезмәтемнән тәм табып, күңел җылымны, ярату хисен балаларга биреп, канатланып эшлим. Мин чиксез бәхетле! Үз һөнәребезне яратып, хезмәтебезгә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул!
Нет комментариев