Морзалар авылы халкы да сайлауларда актив катнашты
Махсус беләзекләр белән фотога төшеп акциядә катнаштылар.
(9 нчы сентябрь, “Апастово-информ”).
Морзалар авылының 908 номерлы сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелде. Авыл халкы бердәм булып үз тавышын бирергә ашыкты. Аларны матур җырлар, тәмле коймак, кайнар чәй каршы алды.
“Безнең авыл халкы бар яктан да өлгер. Сайлауларга да яше-карты гаиләләре белән бәйрәмгә килгән кебек килделәр. Киләчәктә дә матур тормышта, тигезлектә, иминлектә, муллыкта яшик. Ил-көннәребез тыныч булсын. Әле ярый сайлаулар булды, бу кадәр матур гаиләләрне кайчан күргән булыр идек”, - диде сайлау участогы рәисе Нәкыя Әминова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев