Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Морзалар авылыннан Рәйхана әби Халикова

“Якыннарымның тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яшим” Морзалар авылында яшәүче Рәйхана әби Халикова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(27 октябрь, “Апастово-информ”).

  Акъәбине район башлыгы исеменнән, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Булат Гатиятуллин тәбрикләп, җитәкченең котлауларын җиткерде, чәчәк бәйләме бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев әбинең хәлләрен сорашып, истәлекле бүләк тапшырды.
  Рәйхана әби бик иртә эш арбасына җигелә. Бишенче классны тәмамлагач ук, колхозга әнисе янына эшкә чыга. Башта үгезләр карый, аннары атлар карау эшендә була.
“Бик күп хезмәтләрдә булдым. Кошчылык фабрикасында да эшләдем, балалар бачасында да, мәктәптә дә эшләргә туры килде. Ялгызым өч ир-бала тәрбияләп үстердем. Аллага шөкер, хәзер алар мине тәрбияли. Тормышым хасиятле. Дөньялар гына тыныч булсын иде, - дип тели әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев