Морзалардан Гәрәевлар: “Алда матур тормыш көтсен”
Морзаларда яшәүче Гәрәевлар гаиләсе сайлауга иң беренче булып килде.
(15 март, “Апастово-информ”).
Морзалар авылының 908нче номерлы сайлау участогына иртәдән үк кеше җыелды. Биредә 398 сайлаучы теркәлгән.
Зөфәр һәм Миләүшә Гәрәевлар сайлауга парлап килеп, үз тавышларын бирделәр.
“Матур киләчәгебез өчен тавыш бирдек. Алда безне имин, матур тормыш көтсен”, - диделәр алар.
Участокта тәмле коймак пешә, чәй эчеп, сыйланып, бер-берсенең хәлен сорашып, яхшы кәефтә сайлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев