Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

“Мул итеп пешерү әнидән килгән”

Морзаларда яшәүче Гөлназ Миңнуллина 14 елдан бирле мәдәният өлкәсендә эшли. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтен күңеле кушкан, яраткан шөгыльләре белән аралаштыра.

Куллары – тәмле, үзе җитез, диләр аның турында.
-Эшләмәсәң, авызың шапылдамый, диләр. Авылда яшәгәч, тик торырга юк. Зур гына бакчабызда яшелчәләрне дә мулдан үстерәбез. Терлекләребез, кош-кортларыбыз да күп. Аллага шөкер, хәләл көчебез белән яшибез, - ди ул.
Гөлназ апа аш-суга да оста. Ул кайнаткан шикәрләр авызда эри. Чәк-чәк, кош телләре, бәлеш, юка, кабартма, гөбәдия, тортларны мактап ашыйлар. Чит ризыкларга да өстенлек бирә. Япон кухнясы ризыгы – роллылар ясый. Токмач кисәргә дә оста ул.
-19 яшемдә килен булып төштем. Каенанам Рәшидә бик уңган иде. Аңардан эш серләренә, пешерергә өйрәндем. Әнием Илнура шулай ук тәмле пешерә иде. Мул итеп пешерү әнидән килгән. Гел пешерәсем килеп тора, - ди Гөлназ апа.
Рөстәм һәм Гөлназ Миңнуллиннар хуҗалыкларында 3 сыер, 2 үгез, кәҗә, каз, чеби, үрдәкләр асрыйлар. Гөлназ апа сөттән эремчек, корт, каймак, катык ясый. Шикәр кайнатырга ярата. Балалары кайтканда табыны һәрчак мул аның. Якыннарын, дусларын да тәмле ашлары белән сыйлый. Алар Рөстәм абый белән пешергән әче коймакларны авыз итмәгән кеше сирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев