Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Өлкәннәр хатирәләрен яңарттылар

Кече Болгаер авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан «Күңелләрне җылы сүз белән җылытыйк» дип аталган кичә узды.

(2 октябрь, "Апастово-информ").


  Әлеге бәйрәмдә терлекчелек тармагында хезмәт куючылар, озак еллар балаларга белем биргән мөгаллимәләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре катнашты.

  Өлкәннәрне Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, "Апас-Мол" берләшмәсенең Болгаер бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Гайфуллин ихлас теләкләрен җиткерделәр.

  "Өлкәннәр хатирәләрен яңарттылар. Араларында шигъри җанлы өлкәннәр шигырьләр яңгыратты. Халык мәкальлләрен кулланып осталыкларын күрсәттеләр. Иң күп китап укучылар Апас үзәк китапханәсе тарафыннан бирелгән грамоталар һәм истәлекле китаплар белән бүләкләнделәр. Әлеге чара матур җырлар белән үрелеп барды.Өлкәннәр кичә ахырында рәхмәт хисләрен белдерделәр", - дип хәбәр итте китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

  Түгәрәк чәй табыны артында өлкәннәр махсус операциядә катнашучы егетләргә туган якларга исән-имин кайтуларын теләп дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев