Олы Бакырчыда бәйрәм рухы хөкем итә
Олы Бакырчыда урнашкан 886нчы номерлы сайлау участогында да сайлау эше төгәл оештырылган.
(15 март, “Апастово-информ”).
Олы Бакырчыда да сайлаулар бик матур башланып китте. Урамнан ук авыл халкын җыр-моң белән каршы алалар, кайнар коймак, чәй белән сыйлыйлар. Сайлауларга беренче булып 91 яшьлек Гөлсинә апа Заһидуллина килгән.
“Шундый мөһим көнне бер дә өйдә утырасым килмәде. Килеп сайлатабыз дисәләр дә, сайлауга үзем барырга булдым. Көне дә бик матур бит, Аллага шөкер. Чын бәйрәм кебек. Чәй дә эчерделәр, коймак белән дә сыйладылар”, - ди Гөлсинә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев