Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Әхмәдиев” һәм “Журабаев” хуҗалыклары белән танышкан
Район башлыгы Айрат Җиһаншин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов белән берлектә уңышлы эшләп килгән хуҗалыкларда булган.
(21 март, “Апастово-информ”).
“Районыбызда бик уңган, тырыш кешеләр яши! Мәсәлән, Дәвеш авылында урнашкан “Әхмәдиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгында редис та, яшел суган да күпләп өлгергән инде. Чирү авылында урнашкан Абиджан Журабаев хуҗалыгында да эш гөрли. – эре мөгезле терлек, атлар, токымлы сарыклар үстерелә. Хезмәт төбе – сары алтын диләр халыкта, хезмәтегез уңышлы һәм табышлы булсын”, - дип язган район башлыгы үзенең социаль челтәрләрендәге битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев