Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлаулар барышы белән таныша

Районда барлыгы 54 сайлау участогы эшли. Авыл җирлекләрендә урнашкан участокларда да сайлаулар оешкан төстә уза.

(16 март, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин 16 мартта Иске Йомралы авылында урнашкан 921нче сайлау участогында булды. Ул сайлауның барышы белән танышты, халык белән очрашты, сайлау комиссиясе вәкилләренә рәхмәтләрен белдерде..
Биредә халыкка сайлау өчен барлык шартлар да тудырылган. Уңган апалар тәмле коймак пешереп торалар, кайнар чәй тәкъдим итәләр. Матур җырлар, гармун моңнары халыкка аеруча бәйрәм кәефе өсти. Хәзерге вакытка сайлауга килүчеләр 83 процент булган. Бу хакта сайлау комиссиясе рәисе Рифат Гыйниятуллин хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев