Районда Гаилә елында беренче никах теркәлде
Борнаш авылы егете Марат Гарифуллин һәм Кече Күккүз авылы кызы Әнзилә Зәйнуллина никахларын рәсмиләштереп, парлы гаилә юлына аяк бастылар.
(17 февраль, “Апастово-информ”).
Районның ЗАГС бинасында тантаналы төстә 2024нче елның беренче пары – Марат һәм Әнзилә Гарифуллиннар гаиләсе теркәлде. Яшьләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин изге теләкләрен юллап, гаиләнең беренче документын – язылышу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.
“Гаилә – илебезнең, республикабызның, районыбызның, авылыбызның нигезе. Илдә социаль һәм икътисади проектлар гаиләләрнең тормышын уңайлы итү өчен эшләнелә. Гаиләгез озын гомерле булсын, киләчәктә тагын да ишәйсен. Сәламәт булыгыз, хезмәтне үз итеп, бер-берегезгә хөрмәт белән карап, әти-әниләрегезгә күңел җылыгызны өләшеп яшәгез. Бәхетле булыгыз”, - дип теләде район башлыгы.
Марат һәм Әнзилә балдаклар алмаштылар, бер-берсен котлаганнан соң татар халкының иң затлы ризыгы чәкчәктән авыз иттеләр. Яшьләргә изге теләкләр юлланды. Газиз әти-әниләре ихлас котлауларын ирештерде. Районнның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина да яшьләргә үтемле киңәшләрен бирде. “Садә” ансамбле матур җырларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев