Рәшидә әби Идиятуллина котлаулар кабул итте
Багыш авылында гомер итүче Рәшидә әби Идиятуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
(19 август, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин аны кайнар котлап, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме бүләк итте.
Рәшидә әбине котларга өй тутырып балалары, онык-оныкчыклары җыелды. Бар да яратуын, хөрмәтен белдерде.
Рәшидә әби ачык йөзле, һәркемгә карата ихтирамлы. Тормыш юлында авырлыкларны күп күрсә дә, көр, изге күңелле булып кала белгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев