Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Римә апа Сафина: «Сабырлык белән яшәргә тырыштым»

Апаста яшәүче Римә апа Сафина 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

(6 апрель, "Апастово-информ).



Римә апа бу бәйрәмне балалары, оныклары янәшәсендә каршылады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина район башлыгы исеменнән котлаулар ирештереп, бүләкләр тапшырды.

Римә апа бүген дә җитез, хәрәкәтчән, бар нәрсәдән хәбәрдар. Аңа әле әби дип әйтергә тел дә әйләнми. Үзе дә 90га җитүенә бик ышанып бетми.

Римә апа тумышы белән Башкортстанның Кырмыскалы районы кызы. Язмыш аны Апас якларына алып килгән һәм Римә апа бар булмышын безнең төбәккә багышлаган.

Иң элек статистика өлкәсендә, аннан финанс- икътисад юнәлешендә эшли ул. Тормыш иптәше белән 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның гаиләләре, хезмәтләре белән горурланып яши.

Римә апа аралашырга ярата, мәдәни чараларда катнаша. Тормышны сөеп, изге догалар белән гомер итә.
"Сабырлыкта, кеше артыннан кумыйча, тыныч күңел белән яшәргә тырыштым", - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев