Риназ Хәлилов: “Армия минем өчен чын тормыш мәктәбе булды”
Апас егете Риназ Хәлилов хәрби бурычын үтәп, туган ягына кайтты.
(1 ноябрь, “Апастово-информ”).
Риназ хәрби хезмәтне Севастополь шәһәрендә узган. Үзен тырыш, намуслы, җаваплы егет итеп таныткан. Рәхмәт хатларына, Грамоталарга ия булган. Җитезлектә дә сынатмаган. Төрле спорт чараларында һәм бәйгеләрдә катнашып, медаль белән бүләкләнгән. Ил алдындагы егетлек бурычын үтәп кайтуы белән чиксез горурлана Риназ. Башкаларга да киңәш итә.
- Армиягә бару минем өчен чын тормыш мәктәбе булды. Яңа танышлар, көндәлек режим һәм гаиләмнән читтә яшәү мөстәкыйльлекне арттырды. Бер ел бик тиз узып китә икән ул. Шуңа да әлеге мәктәпне һәр ир-егеткә узарга киңәш итәм, - ди Риназ үзе.
Солдат улларын Риназның әти-әнисе Рамил һәм Илмира Хәлиловлар да зур түземсезлек белән көтеп алган. Улларының егетлек бурычын үтәп кайту әти-әни өчен иң зур сөенеч һәм олы горурлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев