“Салават күпере” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алия Нуриева: “Максатым – балаларда туган телгә карата хөрмәт һәм милли үзаң булдыру ”
Балалар бакчасында педагогик эшчәнлек нәниләргә хезмәт, физик, акыл, әхлак, эстетик тәрбия бирүне үз эченә ала. Бу эшчәнлекне нәтиҗәле оештыру- педагоглар алдында торган төп бурычларның берсе.
(21 февраль, “Апастово-информ”).
Алия Нуриева 20 елга якын Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында музыка җитәкчесе вазыйфасын башкара. Үз эшчәнлегендә эстетик тәрбиягә, балаларда туган телгә хөрмәт һәм үзаң булдыруга аеруча нык басым ясый ул.
“Балаларны тәрбияләүдә иң мөһим һәм алыштыргысыз чара булып уеннар тора. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, балалар аеруча җырлы-биюле уеннарны бик яратып уйныйлар. Шуңа да үземнең музыка эшчәнлегендә татар халык җырлы-биюле хәрәкәтле уеннары зур урын алып тора. Балаларыбызга музыкаль җырлы-биюле уеннар аша төрле милләт халыкларының традицияләрен өйрәтүне төп максат итеп куйдым. Аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштыру, кызыклы нәтиҗәле итеп үткәрү өчен төрле методик чаралар уйлап табарга тырышам. Музыкаль уеннар кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы да зуррак була. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин”, - ди ул.
Алия Нуриева татар халкының милли йолаларын, традицияләрен балаларга җиткерү максатыннан төрле проект эшләре төзи.
“Проект 1 айга каралган. Әлеге проект ата-аналар, тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе белән берлектә эшләнелә. Бакчабызда һәрдаим үтеп килүче музыкаль кичәләр, бәйрәм иртәләре балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Бакчабызда үткәрелеп килгән “Сөмбелә”, “Нардуган”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” кебек татар халкының милли бәйрәмнәре дә җырлы-биюле музыкаль уеннардан башка үтми. Әлеге уеннар аша без балаларда милли үзаң, традицияләргә хөрмәт тәрбиялибез”, - дип белдерде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев