Шәмәк авылында йолаларны яңарталар
Биредә Люция белән Руслан Габдрахмановлар хуҗалыгында Каз өмәсе гөрләде.
Өмә буласы йорт капка төбеннән үк кунакларны дәшеп торды. Ишегалдында бик матур итеп каз мендәрләре, каурыйлардан эшләнгән әйберләр белән күргәзмә дә ясап куелган. Самавырда чәй кайнады, майлы табада “горячий” пешерделәр.
Әлеге хуҗалык “Апас” якташлар җәмгыятенең җитәкчесе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриевның төп нигезе. Үзе дә өмәнең башыннан ахырына кадәр авылдашлары янында булды, балачак хатирәләрен искә алды.
– Элекке елларда авылда барлык хуҗалыкларда да күпләп каз асрыйлар иде. Урамнар тулып казлар күлгә барган чаклар әле дә күз алдында. Әниләр, апалар, кызлар җыелышып Каз өмәсенә йөриләр иде. Менә шушы йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу максатында соңгы елларда беренче тапкыр авылыбызда Каз өмәсе уза. Апалар, кызлар тырышып әзерләнгәннәр, бик матур оештырганнар. Мондый чаралар беренчедән авылны берләштерә, икенчедән яшь буынга тапшырып калдыра. Мондый өмәләребез дәвамлы булсын иде, - диде ул.
Люция апа Габдрахманова тормыш иптәше Руслан абый белән 45 елдан соң туган нигезенә әйләнеп кайтып, төп йортның утын сүндермичә, бәйрәм саен туганнарны җыеп матур итеп гомер итәләр.
– Шушы нигездә дөньяга килеп, мәктәпне тәмамлагач шәһәргә чыгып киткән идем. Башта авылга кунакка гына кайтып йөрдек, лаеклы ялга чыккач бөтенләйгә кайтып урнаштык. Авыл тормышы безгә бик таныш, дүрт елдан бирле рәхәтләнеп яшәп ятабыз. Кәҗәләребез, сарыкларыбыз, үрдәк-казларыбыз, тавыкларыбыз да бар. Улым белән кызым шәһәрдә яшиләр. Аларга да ярдәм итәбез. Оныклар каникулда кайтып авыл һавасында ял итеп китәләр. Яшьләрне дә, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне дә авылга чакырам. Кайтсыннар авылга, авыллар бетмәсен, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калып яшик! Казларыбызны кечкенәдән алып үстердек. Аллага шөкер берсе дә үлмәделәр. Чирәм ашап, суда йөзеп үстеләр. Бүгенге өмәгә дә туганнар, авылдашлар, дуслар җыелды. Барысы да уңганнар, ут уйнаталар. Рәхмәт барысына да, - дип сөйли Люция апа.
Өмәгә килүчеләрнең һәрберсе эшне бүлеп алган. Ир-атлар суеп торалар. Суйган казны тутырып, канатларын кисеп, кайнап торган суда пешереп йолкучыларга тапшыралар.
– Махсус җайланма белән казны тутырабыз. Тутыргач матур булып, зураеп та китә. Йолкырга да уңайлы. Кайнап торган суда пешергәч пәпиләрен дә чистарта барабыз, аннан йолкучыларга кертәбез, - дип эше белән таныштырды Дания Хисамова.
Йолкучылар янында яшь кызлар да бар иде. Өлкән апалар авылның яшь кызларын каз йолкырга өйрәттеләр. Шул ук вакытта җырлап та җибәрделәр.
– Без үзебез дә яшьтән шулай өмәләргә йөри башлаган идек. Эше авыр булса да күңелле чаклар иде. Әниләр барысын да күрсәтеп биргәнне тырышып эшли идек. Бүген менә оныкларыбызга күрсәтәбез. Йолаларыбыз югалмасын иде, - диләр алар.
Рәзинә апа Гобәйдуллина Тәүгелде авылыннан туган нигезенә Каз өмәсенә килгән. Яшьлек хатирәләре белән уртаклашты ул.
– Элек паспорт бирмәгәч кызлар авылда калалар иде. Һәрбер йортта күпләп каз да асрыйлар иде. Без кызлар көндез каз йолкыгач, кич белән чәй табыны артына, каз бәлеше ашарга җыела идек. Аннары егетләр дә киләләр, өстәлләрне этеп куябыз да уеннар уйнап, җырлашып-биешеп алабыз. Менә шунда егетләр-кызлар танышып, кавышалар иде. Бүген менә туган йортта яшьлек хатирәләрен искә алу үзе зур бәхет. Туганнарыма бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай бердәм булып яшәргә язсын. Ил-көннәребез тыныч булсын иде, - диде Рәзинә апа.
Казларны эшкәртеп бетергәч, матур итеп киенеп көянтәләргә казларны элеп, урамны тутырып, гармунга кушылып җырлап, чишмәгә юл алдылар. Чишмә буенда шулай ук уеннар уйнап яшьлек хатирәләре яңарды.
– Шәмәктә бүген бик матур бәйрәм. Безнең халык эшли дә, ял да итә белә. Казлары бик әйбәтләр, яхшы карап үстергәннәр. Сәламәтлектә, иминлектә, тынычлап үзләренә ашарга да язсын. Бәйрәмнәр дәвамлы булсын!, - диләр Казаннан кунакка кайткан Марат белән Наилә Ярмиевлар.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Люция апа белән Руслан абыйга гореф-гадәтләрне саклап, йолаларны яңартып хуҗалыкларында Каз өмәсе оештырганнары өчен район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән олы рәхмәтен ирештерде.
Каз өмәсенә тагын бер яңалык та керткәннәр. Кайнар чәй янына учакта “гәрәчи” пешерделәр. Гайшә апа кайнар майлы табада пешерде аны.
– Элеккеге елларда Дәүләкигә сабан туена баргач шушы “гәрәчи” га чират тора идек. Ул майда йөзеп торып пешәргә тиеш. Кайнар килеш кенә тәмле була ул. Шуңа да “гәрәчи” дип аталадыр инде, - дип кунакларны сыйлады Гайшә апа.
Шушы “гәрәчи”ны әзерләү, пешерү алымнарын Чирүдә гомер итүче Рузалия апа Гыйззәтуллинадан өйрәнгәннәр икән. Мин дә Рузалия апаны эзләп таптым һәм рецептын сораштым.
– Без кечкенә вакытта әткәй-әнкәйләр белән бергә палаткалар ясап сабантуйларга сатарга йөри идек. 10 тиен иде аның бәясе. Мин дә әнкәйдән өйрәнеп калдым. Шулай ук урам бәйрәмнәре, авыл көннәренә пешерәм. Граммлап үлчәп салганым юк, барысын да чама белән эшлим, - ди Рузалия апа.
Мәсәлән: 0,5 литр суга (соңгы вакыт бераз сөт тә куша башладым), чүпрә салам, тоз, шикәр, чеметеп кенә чәй содасы кушам да камыр басып куям. Әчеп, кабарып тора ул. Озаграк әчеп торган саен яхшы. Пешергәндә кулны суда юешләп, күп итеп май салган кайнар табада пешерәм. Кайнар килеш кенә тәмле ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев