Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Шофер күңеле - игелек юлында

“Гуманитар ярдәм илтергә барасынмы, дип сорагач, бер дә каршы килмәдем, киресенчә, бик сөенеп риза булдым. Егетләрне күчтәнәчләр белән куандыру - үзе зур шатлык бит”, - ди “Альтаир-1” оешмасы шоферы Илсур абый Вафин.

  Илсур абый үзе Танай Турай авылыннан. Апас урта мәктәбен тәмамлагач, Апас һөнәр училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында хезмәт иткәндә руль артына утыра. Аның хезмәт стажы барлыгы 39 еллап булган. Шушы еллар эчендә ничәмә чакрым юллар үтелгән, исәбенә чыгарлык та түгел, ди ул үзе.
  -Авыл хуҗалыгында нинди төрле техника бар, барысына да утырырга туры килде. Колхозда чәчү, урак эшләрендә дә күп катнаштым. Соңгы 15 ел эчендә автобус йөрттем. “Альтаир” оешмасына эшкә урнашуыма дүрт ай гына әле. Шулай булуга карамастан, коллектив белән дә, җитәкчелек белән дә бик тиз уртак тел таптым. Хезмәтемне бик яратып башкарам. Ярты гомеребез юлда узса да, үкенгән вакытларым булмады, иң мөһиме - техника юлда ватылмасын. Эшләгән дәвердә авыр елларны да уздык, юлсызлыктан җәфа чиккән чаклар артта калды инде. Хәзер юллар да төзек, машиналар да яңа. Шуңа эшнең авырлыгы бер дә сизелми, - ди тәҗрибәле шофер.
  Илсур абый гаиләсендә дә үрнәк булып яши. Тормыш иптәше Гүзәл апа белән ике бала - бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Илшат, кызлары Алинә әти-әнисенә биш онык бүләк иткәннәр. Илсур абый Украинада барган хәрәкәтләр турында бик яхшы хәбәрдар. Чөнки кияүләре - Болынбалыкчы авылы егете Руслан Халиков та хәрби операция барган җирләрдә хезмәттә икән. Районнан гуманитар ярдәм илтергә дип тәкъдим ясалгач, Илсур абый бер дә каршы килми.
  -Киявебез Ватан өчен изге сафта. Хезмәте шуның белән бәйле. Сириядә барган хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашты, хәзер өч ай Казанда - частьларында булсалар, өч ай дәвамында хәрби операциядә булган хезмәттәшләрен алыштыра. Кабат ерак юлга кузгалганына да дүрт ай узып китте инде. Шул вакыт эчендә нәни оныгыбыз Димирыбыз туды. Аңа да ай ярым булды. Алла бирса, кияүне ноябрь башында көтәбез. Тизрәк кайтып җитеп, төпчеген күрергә дә насыйп булсын! Барлык ир-егетләргә дә исән-имин кайтып, гаиләләре белән күрешергә язсын иде, - ди Илсур абый үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев