Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

“Сынауларны бергә җиңәрбез”

Районда батыр гаиләләр булу да зур горурлык. Бүгенге көндә күп кенә яшь гаилә башлыклары махсус хәрби операциядә хезмәт итә.

Ил алдынгагы изге бурычларын намус белән үтәүче егетләр яу кырында да сынатмый.
Апаста гомер итүче Гөлсирень Сергееваның тормыш иптәше Григорий Сергеев махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның бергә гаилә корып яши башлауларына да 14 ел тулган. Гаиләдә ике ир бала үсә. Олы уллары Радикка 13 яшь, Данил исә 1сыйныфта белем ала.
Гаилә башлыгы Григорий Сергеев Апастан. Батыр егет яшьтән үк тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган. Хәрби бурычын да Чечняда, кайнар нокталарда үтәп кайтып, кырыс сынауларны сабырлык белән узган. Сөйкемле, ачык йөзле Гөлсиренне очратуы да юкка гына булмаган. Тыйнак, сабыр Гөлсирень аның өчен олы терәк һәм ышанычлы тормыш юлдашы.
Илдә игълан ителгән өлешчә мобилизация җиле Сергеевлар гаиләсенә дә килеп кагыла. Гаилә башлыгы Григорий повестка килгәч, югалып калмаган. Бер дә икеләнмичә, хәрби комиссариатка юнәлгән. Абыйсы Александр Сергеев белән дә язмышлары уртак булган. Бер үк көнне икәү бергә Ил сагына чыгып киткәннәр алар. Хәрби өйрәнүләрне дә бергә узып, хәрби операциядә дә бергә хезмәт итәләр.
-Иремне озатуы җиңел булмады. Хәзер дә авыр йөк белән яшибез. Уебыздан чыкканы юк. Хәбәр көтеп, көн уза. Гриша хәбәргә чыкса, иркен сулыш алабыз. Улларым да әтиләре белән горурлана. Килендәшем Галина белән дә аралашып яшибез. Бер-беребезгә ярдәм итәбез, - ди Гөлсирень.
Гаилә район җитәкчелегенең дә ярдәмен тоеп яши.
- Без ялгыз түгел. Хәлебезне белешеп торалар. Мөрәҗәгатьләребезне тыңлап, булышалар. Яу кырындагы ир-егетләребезгә дә ярдәм кулы сузалар. Безнең өчен бер сүз дә күңелгә җылылык бирә, көч өсти, - ди Гөлсирень Сергеева.
Сынауларны сабырлык белән иңнәрендә күтәрүче Гөлсирень киләчәккә якты өмет, ышаныч белән яши. Илебез киләчәге өчен Россия Федерациясе Президентын сайлауларда үз тавышын бирүне дә намус эше дип саный.
-Илләребез тыныч булсын. Тормыш иптәшләребез исән-имин кайтсын, балаларыбыз тулы гаиләдә, әти кайгыртуын тоеп үссеннәр иде – дип тели ул.
#ВсейСемьейНаВыборы
#ТатарстанАлга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев