“Тәм территориясе акциясендә катнашып, кыстыбый пешердек”
“Тәмле ризыклар әзерләү – гаиләбезнең күркәм бер традициясе. Кызымны кечкенәдән үк хезмәтне сөяргә, ризыкны пешергәндә продуктларны дөрес кулланырга, туклану культурасы серләренә өйрәтәм.
Киләчәктә үзе дә әни булыр, һәм бу белемнәре аңа да ярдәм итәр”, - ди Апастан нәни Диананың әнисе Ильмира Михайлова.
Дианага әле үзенә нибары җиде яшь кенә. Шулай булса да, аш-су бүлмәсендә әнисенең төп ярдәмчесе ул. Шулай ук алар дус кызлары белән бергәләп тә “тәмлүшкәләр” пешереп сыйланырга яраталар. Үз кулларың белән пешергән ризыклар аеруча тәмле була, диләр. Ә әниләре кирәк урында төзәтеп, киңәшләрен биреп тора. Нәни дуслар “Тәм территориясе” акциясендә катнашып, татар милли ризыгы – кыстыбый пешергәннәр. Ә рецептын безгә дә юллаганнар.
Эчлек өчен – бер килограмм бәрәңге, бер тырнак сарымсак, бер лавр яфрагы, эре бер суган, 200 миллилитр сөт, 50 грамм сыер мае, ярты аш кашыгы тоз.
Камыр өчен – 130 миллилитр сөт, бер йомырка, 50 грамм сыер мае яисә маргарин, бер чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 300-400 грамм он һәм бераз эш өчен он кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев