Танай-Турай авылында яшәүче Равия әби Мифтахова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады
Акъәби район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте.
( 24 июль, “Апастово-информ”).
Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов котлады.
Равия әбигә сугыш бик күп югалтулар китергән. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән ул.
“Әтием сугышка киткәндә беренче сыйныф баласы идем. Абыйны да сугыш кырына озаттык. Икесенә дә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Әниебез дүрт баласын кочып тол калды. Безне аякка бастыру өчен көн-төн хезмәттә булды”, - дип искә ала әби.
Равия әби үзе дә гомере буе колхозда эшләгән. Башта фермада сыерлар сауган, аннан колхозның төрле эшләрендә бил бөккән.
Тормыш иптәше Шәйхелислам бабай белән бер ул, өч кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә улы Зөфәр абый, килене Энҗе апа тәрбиясендә, балалары, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев