Танай Турай авылыннан Диана Хәсәнова: “Хәләл корт бик тәмле була”
Диана Апас урта мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала.
Тырыш, уңган гаиләдән ул. Хуҗалыкларында күпләп сыерлар, үгезләр һәм сарыклар асрыйлар. Сыер сөтеннән хәләл корт та җитештерәләр алар. Шулай ук тавык-чебешләрен дә күпләп үстерәләр.
-Безнең кортларыбызны республикабызның барлык районнарында һәм Казан шәһәрендә дә күрергә мөмкин. Продукциябезнең махсус исеме дә бар. Мин үзебезнең гаиләбезнең уңышлары белән бик горурланам һәм үзем дә хәлемнән килгәнчә әти-әниемә ярдәм итәргә тырышам. Әнием белән бергәләп корт та, эремчек тә ясыйбыз. Кош-кортлар, терлекләрне карашырга да булышам, - ди Диана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев