Тәүгелде авылында Әлфия Хади хуҗалыгында “Каз өмә”се узды
Әлеге авылда халык элек-электән бердәмлеге белән аерылып торган. Биредә барлык эшләрне дә күмәкләшеп башкаралар. Бәрәңгене дә шулай авыл белән күмәкләшеп алып бетерде алар.
“Кемнәрдә бәрәңге аласын кичтән сөйләшәбез дә, иртән җыенып китәбез. Бер көнгә өчәр бакча да алдык. Шулай дус яшибез без”, - диләр апалар.
Әлфия апа үзе Казан шәһәрендә яшәсә дә туган авылы белән элемтәне өзми. Туган нигезенә кайтып кош-корт асрый, яшелчәсен үстерә. Йорт тирәсен төрле төсле чәчәкләр бизи. Каралтысының икенче катына музей бүлмәсе дә ясап куйган. Анда нәрсә генә юк. Әлфия апа ел саен күпләп казлар үстерә. Быел аның хуҗалыгында 30 каз йолкыдылар. Барлык йолаларга туры китереп эшләделәр. Абый-апалар һәрбер эшне бүлеп алып бик тиз һәм оста башкардылар.
“Ел саен авылның уңган-булган кызлары җыелышып киләбез. Һәрберебез үз эшен белеп, бүлешеп тиз генә эшлибез. Бик матур каз өмәсе була Аллага шөкер!”, - ди Алсу апа Ваһапова.
Сергарова Рәшидә апа 76 яшендә булса да йөгерә-йөгерә эшләп йөри, гармун уйнаганда биеп тә җибәрә. Апаларны да мактап килергә өлгерә.
“Мин Тәүгелде кызы. 50 елдан бирле Төрекмәнстанда яшим. Туган авылыма кунакка кайттым. Каз өмәсенә дә килдем. Монда килеп барлык авылдашларны, туганнарны күрдем Аллага шөкер! Киләчәктә дә казлары күп булсын, сәламәтлек белән яшәргә насыйп итсен, ил-көннәребез тыныч булсын!”, - дип изге теләкләрен ирештерде Рәшидә апа.
Шунда ук зур казанда каз боткасы пеште. Ул телеңне йотарлык тәмле иде.
“Элек-электән каз өмәсенә килүчеләрне каз эч-башларын пешереп һәм безнең районга гына хас булган каз боткасы белән сыйлаганнар. Казны казанга салып әкрен утта пешерәләр, аннан казны алып куеп шулпасында, каз маенда ярма салып ботка пешерәләр. Элеккеге ишле гаиләләр өчен бигрәк тә яхшы булган ул. Каз боткасын Зөянең Апас ягындагы авылларында пешерсәләр, бу ягындагы җирлекләрдә бәлеш пешерәләр”, - дип тарихка күз салды мәдәният хезмәткәре Айрат Гайнетдинов.
Казларны йолкып, эчен алып чистартып бетергәч көянтәләргә асып җырлашып, авыл башындагы коега юл алдылар. Капка төбендә озатып калган әбиләр изге теләкләрен теләп тордылар. Бизәкләп эшләнгән кое янында казларны юганнан соң җырлашып, биешеп алдылар.
“Тәүгелде авылында 78 хуҗалыкта 165 кеше яши. Чыннан да Тәүгелде халкы һәрбер эштә дә бердәм. Әлеге кое да авылдашлар ярдәме белән эшләнде. Асфальт юл салган вакытта кое күмелеп калды. Авыл халкы моңа бик борчылды. Авылыбызның остабикәсе Сәвия апа тәкъдиме белән акча җыеп менә шундый кое эшләтеп куйдылар. Бердәм һәм тату яшәүләре өчен авылдашларга рәхмәтемне ирештерәм”,- диде авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев.
Әлеге тирәлекнең мәдәният хезмәткәрләре чын бәйрәм рухы өстәделәр. Казларны юып кайтып эшне тәмамлагач мул-сыйлы табын артында кунак булдылар.
Соңыннан бәйрәм авыл клубында дәвам итте. Клуб каршында шулай ук мул-сыйлы табын әзерләнгән, пылау пешкән, самавырда чәй кайнап торды. Бәйрәмгә килүчеләр сыйланып, рәхәтләнеп тамаша кылдылар.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев барлык халыкны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен ирештерде.
Тәүгелде авылы өчен чын бәйрәм көне булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев