Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Кешеләрең синең, Апасым!

Тормыш тырышларны ярата...

-Авыл җирендә үз тырышлыгыңа таянып яшәсәң генә мул тормышта гомер итәргә була. Үз хуҗалыгыңда азмы-күпме терлеген, кош-кортын асрасаң, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерсәң, беркайчан ач калмыйсың, - ди Апаста яшәүче Фәридә апа Мостафина.

  Гомере буе җир эшен, авыл тормышын үз итеп яшәүче, үзләренең тырышлыгы белән дан казанган Мостафиннар гаиләсеннән ул. Әтисе Әнәс абый атказанган агроном була, район авыл хуҗалыгы идарәсен дә җитәкләгән. Әнисе Фатыйма апа мәктәптә балалар укыткан.
  -Мин дә әти-әнием үрнәгендә хезмәт тәрбиясендә үстем. Эштән беркайчан курыкмадым, иренчәк булмадым. Һөнәрем буенча педагог, тәрбияче. Казан педучилищесын тәмамладым, соңрак институтта югары белем алдым. Озак еллар Казанда тәрбияче, педагог булып эшләдем. Әти-әнием олыгайгач, аларга терәк булыр өчен кире Апаска кайттым. “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире вазифасын башкардым, - дип сөйли ул.
Фәридә апа ялгыз гына яшәсә дә, сыер да, кәҗәләр дә асрый. Аларны сыйпап, яратып тәрбияли, алар белән сөйләшә дә, серләшә дә. Малкайларына “матурларым” дип кенә эндәшә. Сөттән ул сыр, эремчек, корт та ясый, каймак-катыгын да аерта. Кортны ул аеруча тәмле итеп әзерли.
-Корт өчен бик сыйфатлы эремчек кирәк. Сөт яңа гына сауган булырга тиеш. Корт йомшак булсын өчен азрак кына сода яисә серкә (уксус) салам. Аннары әкрен генә утта болгата-болгата кайнатам. Шикәр комын да салырга онытмыйм. Бик тә матурланып, кызарып, тәмле дә, сыйфатлы да ризык килеп чыга. Махсус рецептым юк. Барысын да чамалап эшлим. Сөт - гомумән бик файдалы, аеруча кәҗә сөте аллергия белән авыручы балаларга да, салкын тигәннән дә файдасы зур, үпкә чирен дә җиңәргә мөмкин, - ди ул.
  Фәридә апа бакча эшен дә бик ярата. Помидор, кыяр, кәбестә, суган, сарымсак - уңышы мулдан була. Төрле сорттагы җиләкләр, чияләр, карлыганнар - җиләк-җимешнең дә төрлесен үстерә. Май җитүгә алмагачлары шаулап чәчәк ата. Яшелчә орлыкларын Фәридә апа үзе әзерли. Үзеннән артканнарын тирә-күршеләренә дә тарата.
-Помидорны рассадага үстергәндә, башта орлыкларны марганцовкалы су белән юдыртып алам. Бер-ике көн җылы суда тоткач, утыртам. Алар тигез, матур итеп тишелеп чыгалар. Тишелеп чыккач, аларга суган әчетеп салам - җыйган суган кабыкларын өч көн әчетеп ачыткыч (закваска) ясыйм. Ике литр суга ярты стакан ачыткыч салам. Аннары шуны рассадага сибеп чыгам. Үсентеләр шулай яхшы күтәрелеп китә. Кышы буе интернеттан рецептлар өйрәнәм, җәе буе үстерәм дә, көз җиткәч төрле салатлар, кайнатмалар ясыйм, - дип киңәшләрен бирә Фәридә апа.
Бәйләү, чигү, тегү - шулай ук яраткан шөгыльләре. Биретлар, жилетлар, кофталар, оекбаш-бияләйләр бәйли, күлмәк, алъяпкычлар да теккән ул. Соңгы эше - бик матур итеп татар күлмәге теккән. Бәйләргә мәктәпкә кергәнче үк әнисеннән өйрәнсә, тегүчелек һөнәрен соңрак үзләштергән.
-Төп ярдәмчем улым Аяз. Ул минем уң кулым булып үсте. Кечкенәдән эшкә өйрәттем. Терлек азыгын әзерләү дисеңме, җирне сукалатумы, гомумән хуҗалык эшләрендә һәрчак булышып тора, үзе еракта булса да, җае чыккан саен кайтып ярдәм итә, - дип улын да мактап телгә алды ул.
-Иртә таңнан кичкә кадәр урамда Фәридә апа. Кайчан кермә, һәрчак җиңе сызганулы. Үзе генә яшәсә дә, һәр эшкә дә өлгерә. Безгә дә һәрчак киңәшләрен бирә. Тирә-күршеләре белән дә дус, тату яши. Бик хөрмәт итәм Фәридә апаны. Авырлыклар алдында баш имичә, бер сәгать вакытын да әрәм итмичә, хезмәт сөеп, тыйнак кына гомер итә ул, - ди күршесен якын иткән Гөлнара Кәбирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев