Түбән Барышта яшәүче Равия әби Шәвәлиева котлауларга кат-кат рәхмәтен әйтте
Түбән Барыш авылында яшәүче Равия әби Шәвәлиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(2 сентябрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова Равия әбине олы юбилее белән котлап, район башлыгының котлауларын ирештерде һәм бүләк тапшырдылар.
Кызганыч, Равия әбинең бүген күзләре күрми. Яктылыкны күрү бәхетеннән ул 11 ел элек мәхрүм калган. Шулай да, хуш исле чәчәкләрне сөенеп кабул итте, котлауларга кат-кат рәхмәтләрен ирештерде.
Равия әби 7 классны тәмамлауга, фермага эшкә чыга. Яшь бозаулар карый ул. Яшьли башлаган хезмәтен лаеклы ялга чыкканчы дәвам итә. Атказанган колхозчы исемен йөртә, ВДНХның алтын медале белән бүләкләнә.
Яшьли тол калып, 1 ир бала тәрбияләп үстерә. Эшчән Ана үрнәгендә тырыш ул үсә. Бүген Равия әби улы Илдар, килене Рәхинә тәрбиясендә олы хасияттә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев