Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Тутай авылы китапханәсендә сабырлык үрнәге күрсәтеп яшәүче хатын-кызлар кунак булган

Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китапханәдә “Тормыш сукмаклары буйлап” дип исемләнгән истәлекле кичә узган.

(6 февраль, “Апастово-информ”).



Бәйрәм кичәсендә яшьли тол калып, авырлыкларга бирешмичә, тормыш сукмаклары буйлап сыңар канат белән юл ярып баручы, көчле рухлы, сабыр холыклы хатын-кызлар кунак булган.
Кичәгә гүзәл затларны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова дә килгән.
“Сез - сабырлыгыгыз һәм тыйнаклыгыгыз белән һәркем өчен зур үрнәк. Сезгә киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, күңел төшенкелегенә бирешмичә, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын. Урыннарыгыз һәрвакытта да түрдә булып, һәр көнгә сөенеп гомер итәргә язсын, - дип теләде ул.
Бәйрәмгә килгән апалар чәй табыны артында яшьлекләрен искә алып, рәхәтләнеп аралашып утырганнар, җылы кичә оештыручыларга кат-кат рәхмәтләрен белдергәннәр.
Бу хакта авыл китапханә мөдире Гөлшат Нургалиева хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев