Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Урта Балтай мәдәният йортында утны-суны кичкән батыр әфганчы Дамир Биктимиров белән очрашу узды

Әлеге җылы очрашуда авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты.

(13 март, “Апастово-информ”).



“Зур җиңүләр кечкенә ярдәмнәрдән башлана. Әфганчы авылдашыбыз да бүгенге көндә илдә барган вакыйгаларга битараф түгел. Егетләребезгә мөмкин кадәр ярдәм итү теләге белән яна ул. Хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз янына ул дистәдән артык мәртәбә барып, гуманитар ярдәм илтте. Очрашуда ул укучыларга да Җиңүне якынайту өчен бердәмлекнең, ярдәм оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Балалар хәрбиләргә тапшыру өчен күңел җылыларын кушып, хатлар да язып килгәннәр иде. Алар әфганчы абыйлары сөйләгәннәрен тыңлап, илебез өчен горурланып утырдылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мондый очрашулар бик кирәк. Әлеге чараларның батырлык, патриотлык һәм бердәмлек хисләре тәрбияләүдә әһәмияте зур”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев