Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләрең синең, Апасым!

Үтәмештә Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов илнең киләчәге ныклы кулларда булуын тели

Ут-сулар кичкән аксакал Үтәмеш авылы клубында урнашкан 901нче номерлы сайлау участогына үзе килеп, Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавышын бирде.

(15 март, “Апастово-информ”).



99 яшьлек Хәйретдин ага Сәлаховны сайлау участогында олы хөрмәт белән каршы алдылар. Яу кырында илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ветеран илнең киләчәге ныклы кулларда булуын теләде.
“Сугыш михнәте күңелдән чыкмый. Бүгенге рәхәт тормышны күрә улыма бик сөенәм. Хөрмәтем зур. Балаларым, оныкларым янәшәсендә кадерле булып яшим. Ил-көннәребез тыныч булсын. Яшьләргә сугыш ачысын күрергә язмасын”, - дип теләде ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев