Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Хат ташучы – авыл тоткасы

Хат ташучы - авыл халкы өчен бик тә кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Газета-журналлар, пенсия, хат тарату - һәммәсе дә почта хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла, аларның кулы аша уза.

29 март, ("Апастово-информ")


Эльмира Сафиуллина 32 ел берөзлексез Бакырчы бүлекчәсендә почтальон булып эшли. Үз эшен җиренә җиткереп эшләве, җавапчыллыгы, төгәллеге белән аерылып тора ул.
-Хезмәтем бер дә җиңелләрдән булмаса да, эшемне яратып, күңелемне биреп башкарам. Хат ташучының мәшәкате күп бит аның. Газета-журналлар, пенсия тарату белән бергә халыктан газга-утка түләүләрен дә җыябыз, билгеләнгән план буенча товар сатырга да туры килә. Өлгермәгәндә ял көннәре дә эшлибез. Язылу чорында эшебез тагын да арта. Хезмәт юлымны башлаган көннәр белән чагыштырам да, төрле чорның үз авырлыгы да, җиңеллеге дә булган дип уйлап куям. Чөнки элек газета-журналларга күбрәк язылалар иде. Хәзер исә халык арасында бик теләп, һәр битен йотлыгып укыйбыз диючеләр дә, интернет заманы бит, бар хәбәрне шуннан беләбез, дигәннәре дә бар. Хәзер эшнең уңай якларының берсе - итек киеп пычрак бутап йөрисе юк. Юлларыбыз аллага шөкер, чиста, төзек, атлавы да рәхәт, - дип сөйли Эльмира ханым.
Эльмира Сафиуллина үзе дә Олы Бакырчы авылыннан. 8 балалы гаиләдә дөньяга килгән. Авыл баласы буларак яшәүнең мәгънәсе хезмәттә булуын аңлап, эшнең мәлен белеп үскән. Авылның иң акыллы, тәртипле егетләрнең берсе Иршат абыйны гомерлек яр иткән. Бер кыз, бер ир-бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә кызы Гөлназ да, улы Илназ да үз гаиләләре белән Казанда яшиләр.
Эльмира ханым белән Иршат абыйның авылда да абруйлары зур. Кемнән генә сорашма, әлеге гаиләнең тырыш булуын, хәләл көчләре белән гомер итүләрен билгеләп үтәләр. Иршат абый 44 ел буе фермада эшләп, хезмәтнең иң авырында сыналган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә сәламәтлеге какшау сәбәпле, хатыны тәрбиясендә ул.
-Хәзерге заманда үз өстәмә эшең булмаса, тормыш алып баруы кыенрак. Авылда яшәп терлек асрамыйча да булмый. Мул тормышта яшим дисәң, тырышырга кирәк. Без дә гомер буе терлек тә асрадык, кош-кортын да үстердек. Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда дүрт сыер тотабыз. Мал асрау ансат түгел. печәнен дә, саламын да, фуражын да сатып алабыз. Бакчада терлек азыгы өчен чөгендер дә, күпләп кабак та үстерәбез. Үзебездән арткан сөтне һәм итне сатып, матди хәлебезне җайлыйбыз. Элек Иршат абыегыз белән бергә эшләгәч, җиңелрәк иде, хәзер бар хезмәт минем җилкәмдә. Шулай да зарланып утырырга вакыт юк. Иртән торуга башта терлекләрне карыйм. Аннары эшкә китәм. Барысына да өлегерергә тырышам. Буш вакытларымда гаиләмне тәмле ризыклар пешереп сыйлыйм. Сөт булгач, кортны да үзем ясыйм. Күчтәнәчкә дә таратам. Балалар атна саен диярлек ялга кайталар. Алар да ярдәм итәргә ашкынып торалар. Ике оныгыбыз бар. Исәнлек, тынычлык булганда хезмәттән куркырга кирәкми, - ди Эльмира апа.
Эльмира Сафиуллина гаиләсендә уңган хатын, кадерле әни булса, эшендә алыштыргысыз хезмәткәр дә. Ул һәрвакыт юлда. Басмадагы хәбәрләрне тарату белән бергә, халыкка күтәренке кәеф, йөрәк җылысын да тигез өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев