Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

“Ходаема рәхмәт әйтеп яшим”

Татар Черкене авылында яшәүче Мөкатдисә әби Сафина 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.

(21 декабрь, “Апастово-информ”).


  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Мөкатдисә әбине тәбрик итеп бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Ил башлыгының, район башлыгының котлауларын ирештерде. Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин да  олы хөрмәтен күрсәтте.
Мөкатдисә әби озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләгән. 46  ел хезмәт стажы бар аның. Бүген дә зиһене шәп, үзе актив. Балаларының хөрмәтен тоеп, олы хасияттә, язмышына рәхмәтле булып яши. 

“Язмыш мине сынап та карады, яхшы тормыш та бүләк итте. 4 кызым бар. Барысы да үз урынын тапты. 4 оныгым, 6 оныкчыгым бар. Шатланып яшим. Үземне бик бәхетле саныйм”, - ди Мөкатдисә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев