Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Җыр-көй язу минем җанымда яши

Сәхнәдә очып-очып биюче, җырлары белән күңелне әсир итүче Зөфәр Гобәйдуллинны күпләр белә.

Аның өчен Дәвеш-Мәскәү арасы бер адым сыман гына.  Зөфәр абыйның сәләтләре һәм шөгыльләре бик күп. Актив тормыш рәвеше алып бара ул. Бер дә олыгаерга исәбе юк. Мәскәүдә дә туган телебезне үстерүгә зур көч куя, милли концертларда катнаша, ансамбльләрдә җырлап йөри.

Үзешчән шагыйрь, җырчы-композитор буларак, тамашачыга үз иҗатын тәкъдим итә. Районда узган чараларда да Зөфәр абыйны очратырга була. Сабантуйларыннан да читтә калмый. Гармунда уйный, гитара кылларын чиртә.

-Мәскәүдә “Дуслар” ансамбле белән дустанә мөнәсәбәттә яшим. Татар милли мәдәни үзәгендә “Мирас” ансамбленең беренче адымнарын ясауда да катнаштым. Сәхнәгә чыгуымда да шушы ансамбльләрнең йогынтысы зур, - ди Зөфәр абый.

Кечкенәдән иҗатка тартыла ул. Читкә чыгып киткәч сәләтләре тагын да ачыла. Мөгаен, сагыну сагышы да, туган якка тартылу да тәэсир итми калмагандыр.

Армиядән кайткач, шәһәр күреп кенә кайтырга киткән җирдән, Зөфәр абый Мәскәү егете булып куя. Шулай да сәхнә аны үзеннән җибәрми. Калада да Сабантуйлар уздыруда катнаша, ансамбльләрдә йөри, “Диләфрүз” халык театрында төп рольләр башкара.

-Читтә яшәгәндә Апас газетасы кулыма эләкте. Күчтәнәч җибәргәндә шигъри җанлы әнием миңа райондашларның иҗат җимешләрен дә юллый иде. Укый торгач, бер шигырь килеп чыкты. Урта Балтай кызы Гөлшат Хантимерованың  яшьлеккә, мәхәббәткә багышланган “Еллар аша” дигән шигырен ошаттым. Шул шигырь миңа җырлар яза башларга көч бирде. Сүзләрдәге мәгънә мине әсир итте, тетрәндерде. Көйгә салдым һәм синтезатор сатып алып, җырлый башладым, - ди үзе үткәннәр буенча сәяхәт итеп.

Шигырь язу тәмен дә белә Зөфәр абый. Зөфәр Гобәйдуллинның җырлары хәзер инде зур сәхнәләрдә яңгырый. “Татар кызы”, “Тырыш мине гафу итәргә”, “Бу чәчәкләр синең өчен”, “Онытылмый авыл кичләре”, “Ана күңеле – балада, бала күңеле далада” җырлары шундыйлардан.
 

Яшәеш

Тормыш җилкәненә җилләр кирәк,

Тыныч көн дә кирәк тормышта.

Давыллар да була яшәгәндә,

Юнәлеше җилнең алмашса.

Барыр юллар җилсез була алмый,

Тормышта да кирәк түземлек.

Давыл шаукымнарын жиңәр өчен,

Язмыш юлларыннан үтәрлек.

Сабырлыклар сорый һәрбер кеше,

Язмыш юлларыннан үтәргә.

Кайчагында була авыр минут,

Бетә төсле көчләр түзәргә.

Төрле көннәр була тормышта да,

Яңгырлы да, җилле, давыллы.

Томан төсле болыт каплаган чак,

Көз дә була кайчак кояшлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев