Зәринә Әхмәдиева: “Фрипсылар – татлы да, файдалы да”
Дәвеш авылында яшәүче эшкә батыр, тырыш, уңган-булган Зәринә Әхмәдиева әнисенең төп ярдәмчесе.
Бакча эшенең бар нечкәлекләрен кечкенәдән белә ул. Аеруча җиләк-җимешләрне яратып үстерә. Ул алардан как ясарга өйрәнгән. Аларны икенче төрле фрипсы дип тә атый. Җиләк-җимешләрне кибеттән дә сатып алалар, шулай ук үз бакчаларында үскәннәрен дә кулланалар.
-Моны миңа әнием киңәш итте. Фрипсыларны алма, банан, апельсин, киви, ананас кебек җиләк-җимешләрдән ясыйм. Шулай ук бакчабызда үскәннәрен дә кулланам. Тиз ашала торган, җиңел, татлы, файдалы ризык килеп чыга. Чәй эчәргә дә бик тәмле, күчтәнәчкә дә әйбәт, - ди Зәринә үзе.
Зәринә үзе Дәвеш авылы мәктәбендә белем ала. Укуда да сынатмый ул, активлыгы һәм тырышлыгы белән аерылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев