Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләрең синең, Апасым!

Зәринә Хәйбуллина: “Эпоксид сумаладан алкалар һәм муенсалар бик матур килеп чыга”

Зәринә Хәйбуллина Урта Балтай мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы. Кечкенәдән кул эшләре белән мавыга.

   Башта апасы белән атлас тасмалардан брошкалар, чәч резинкалары, чәч кадагычлары ясарга өйрәнгән. Хәзер инде сәйләннән йөзекләр, брелоклар да ясый. Эпоксид сумаладан эшләнгән алкаларына, муенсаларына да сокланып туймаслык.
  “Иң яратып башкарган эшләрем – мәрҗән бөртекләреннән сумкалар ясау. Сәйләннән ясаган эшләнмәләремне, сумкаларымны бик яратып алалар. Үз кулларың белән эшләнгән әйберне бүләккә бирүе дә бик күңелле, чөнки аларның һәрберсе үзенчәлекле, кабатланмас булдулары белән аерылып тора, - ди Зәринә үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев