Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Елизавета апа Ибраһимова кульяулыклар, сөлгеләр, өстәл япмалары чигә

Кече Болгаер авылында яшәүче Елизавета апа Ибраһимова, яше шактый олы булса да, бер дә тик утырырга яратмый. Кул эшләренә дә бик оста ул. Табигать кочагында булып җанына ял, күңеленә дәва ала.

(27 январь, “Апастово-информ“).

“Тумышым белән мин Алабуга районы Иске Үтәгән авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, китапханәчеләр әзерли торган техникумда укыдым. Шул елларда республиканың төрле районнарыннан килгән кызлар белән таныштым. Алар кул эшләренә бик оста иде. Дусларымнан күреп мин дә кызыксына башладым. Хәзер дә, күзем начаррак күрсә дә, кулыма бәйләү, чигү алам. Шул шөгыль белән вакыт узганы сизелми дә. Үзең тудырган матурлыкка карап күңел үсә, сөенәсең“, – ди ул.

Елизавета апа кульяулыклар, сөлгеләр, өстәл япмалары чигә. Алар берсен-берсе кабатламаган. Барысына да күңел һәм кул җылысы салынган. Бияләү, оекбаш, башмакларны күпләп бәйләп куя һәм якыннарына өләшә.



Җиләк, төрле шифалы үләннәр җыю да Елизавета апаның яраткан шөгыле. Урманнарның җиләкле урыннарын да, сукмакларын да яхшы белә. Җәяүләп чыгып китәргә дә иренми, бер ялгызы чыгып китүдән дә курыкмый. Шул ук вакытта чиләген тутырмыйча кайтырга да ашыкмый.

42 ел дәвамында китапханәче булып эшләгән ул Елизавета апа. Бүген дә китап, газета-журналларны яратып укый. #яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев