Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Иртәгә сагышны якын да китермәгез!

6 июнь сынамышларын укып, елмаегыз әле!

Борынгылар 6 июньне ялгызлыкта һәм күңелсезләнеп үткәрергә ярамый дип ышанган. Ни өченме?

Иртәгә борчулы уйлардан, ялгызлыктан качарга тырышыгыз. 6 июньдә “явыз көчләр” кешеләрнең сагышы, күз яшьләре белән “туклана”, имеш. Ә менә көлеп-елмаеп торганнардан алар кача икән. Иртәгә көнегезне күтәренке күңел белән үткәрегез!

6 июньдә елга-күлләрдә су коенырга да ярамый икән. Су кызлары су төбенә тартып алырга мөмкин, ди.

Иртәгә гөлҗимеш чәчәк атканын күрсәгез, шатланыгыз! Сезгә бәхет киләчәк. Бер ботагын өегезгә кертеп, суга утыртсагыз, бигрәк тә яхшы.

Тагын кызыклы сынамышлар бар. Иртәгә онны иләргә ярамый икән. Идән себерүдән, юудан тыелып торсагыз да була.

Әгәр күрәзәчегә барудан курыкмасагыз, иртәгә киләчәкне бик дөрес фаразлый торган вакыт икән, имеш.

6 июньдә яңгыр яуса, гөмбә күп булачак.
Миләш 6 июньдә генә чәчәк атса, көз озын булачак икән.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-06-05/irt-g-sagyshny-yakyn-da-kiterm-gez-3798610?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев