Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Газимовларның йорты авылда бизәк булып тора

Югары Балтайда яшәүче Хәйдәр һәм Лилия Газимовларның өйаллары шау чәчәктә.

(23 август, “Апастово-информ“).


Бакча уртасына матурлап кое да ясап куйганнар. Каршыда исә балалар мәйданчыгы, таганнар урын алган, читәннән үреп ясалган мәйданчыклар да бар.

“Мәйданчыкны оныклар өчен ясадым. Үскәндә үзебезгә булмады. Матурлыкны күреп, балачакның тәмен белеп үссеннәр“, - ди Хәйдәр абый.

Матурлау, бизәү эшләрен йортның хуҗабикәсе Лилия апа башкара.

“37 ел матур, тату гомер итәбез. 2 кызыбыз, 4 оныгыбыз бар. Алар гел кайтып, килеп йөри. Чәчәкләрне бик яратам. Аларны иртә яздан чәчәм. Кызларым да булыша“, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев