Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

«Ирем үзе дә эшләми, тоткан һәр тиен өчен мине битәрли…»

Хәтта якынлашып килгән Яңа ел да Мөнирне урыныннан кузгата алмады. 31 декабрьдә суыткычлары шыр буш иде. Ә бу проблеманы ире бик ансат кына хәл итеп куйды...

Гөлсинә бала коляскасы этә-этә уйга чумып бара. Кесәсендәге 100 сум акчаны ничек отышлырак тотарга дип баш вата ул. Иткә, сырга — җитми. Гап-гади йомырка тәбәсе ашыйсы килә — әмма билгесез вакытка нибары 100 сум акча бар, шуңа күрә хәтта йомырка тәбәсе дә мөмкин булмастай купшылык.

Гөлсинә берничә кап иң арзан ярма һәм калган акчага кишер белән суган алырга булды. Ботка пешерер, шуның өстенә суган-кишер кыздырып салыр. Әле акча калып, берничә бәрәңге дә тисә, аш пешерергә була.

Кич эштән Мөнир кайтты. Гадәттәгечә, йөзе җимерек, нидәндер канәгать түгел. Димәк, тагын эш таба алмаган һәм акчасыз кайткан.

«Ашарга бармы? Мин ач», — диде ул керә керешкә.

Гөлсинә иренә бер тәлинкә тутырып перловка боткасы һәм аның өстенә кыздырылган кишер-суган салып бирде.

«Син, ичмасам, тавык сатып ал инде. Гел ботка һәм токмач пешерәсең, башка берни юк», — диде ир, ачуы чыгып.

«Нинди акчага алырга соң ул тавыкны? Йөз сумгамы?» — дип кабынып китте Гөлсинә дә.

«Менә әни булмаган нәрсәдән дә шундый тәмле әйберләр пешерә әле!» — диде ире.

Әйе инде, булмаган нәрсәдән ди! Кайнанасының суыткычы азык-төлектән сыгылып тора һәм бер дә арзан ризыклар булмый анда.

«Ярар, әнигә баргач ашармын. Телевизоры да ватылган бугай, шуны карап кайтырга кирәк», — дип ир тәлинкәсен читкә этеп куйды.

Мөнир тиз генә киенде, җыенды да чыгып китте. Гөлсинә аның артыннан бүген кибеттән алган чекны ыргытты.

«100 сумга патшалар табыны кора алмавымны чәйнәгәндә кирәге чыгар!» — дип кычкырды Гөлсинә.

Мөнир баскычка төшкән чекны алды да, игътибар белән карый башлады.

«Монда бит прокладка гына да 40 тәңкәлек, әлбәттә, тавык алырга акчаң җитми инде», — диде ул хатынына.

Гөлсинә берни дәшмичә ишекне шапылдатып япты. Бу файдасыз сөйләшү, мондый вакытта ире һәрвакыт аны кер юу машинасы алган өчен гаепләп калдыра. Автомат машинаны Гөлсинә үзенең декрет акчасына алды, ә ире һәм кайнанасы моның белән канәгать булмады.

«Элек балалар киемен гел кул белән юа идек әле. Балалар киемен машинада юу зыянлы ул! Менә мин Мөнирне бернинди машинасыз үстердем әле!» — дип күкрәк какты кайнанасы. Әмма бала ыштаннарын, пеленкаларын мәрхүм ире эштән соң юганын гына оныткан иде бугай. Үзендә дә бик кыйммәтле кер юу машинасы тора. Гөлсинә машина алгач кына, ярамый, зыянлы имеш.

«Бу акчага әллә никадәр азык-төлек алып булыр иде!» — дип ачуланды Мөнир дә.

Мөнирне эшеннән китәр һәм яңа эш эзләргә уйлап та карамас, әллә нигә бер шабашкага йөреп әз-мәз акча алып кайтыр дип кем уйлаган. Машина алган акча да әллә ни күп түгел иде инде, ул акчага гына Гөлсинә декреттан чыкканчы барыбер рәхәтләнеп яшәп булмас иде. Әмма Мөнир даими эшкә урнашырга уйлап та карамады. Гөлсинә исә паникага бирелә башлады, чөнки алар ачлык чигендә иде…

Мөнир өйгә бер тиен дә акча алып кайтмады. Ул Гөлсинәнең бала пособиесенә яшәргә уйлады ахрысы, әмма хатын бу акчаның бик аз булуын, әле аның да яртысын кредит түләргә тотылачагын аңлатырга тырышып карады.

Нәкъ шулай булды да. Пособиедән нибары 5 мең сум калды. Әлбәттә, бу акча бернигә дә җитәрлек түгел, ярый инде ичмасам коммуналкага бурыч җыелмый башлады. Ә Мөнир бөтенләй рәхәткә чыкты. Гөлсинә инде аның белән ачуланышып туйган иде.

«Ул бит эш эзли! Өйдә тик кенә утырмый!» — диде неврланган Гөлсинәгә кайнанасы.

Бәлки Мөнир эш эзләгәндер дә, әмма ул Гөлсинәгә бу хакта берни дә сөйләмәде. Иртән китә, кич тагын сөмсере коелып кайтып керә.

Гөлсинә Мөниргә бала белән утырырга тәкъдим итеп карады, үз декреттан чыгып эшкә керергә теләде. Әмма ире бу хакта ишетергә дә теләмәде.

«Бала карап утыру ир-ат эше түгел ул!» — дип кенә әйтте.

Әмма Гөлсинә үзенең бик авыр хәлдә калганын аңлый башлады. Бу хәлдән ничек чыгарга икәнен дә белми иде хатын. Иптәш кызлары да декретта артык купшы яшәми анысы, әмма 40 сумлык прокладка өчен беркем дә теңкәләрен корытмый инде һәрхәлдә. Азык-төлеккә дә интекмиләр.

«Бәлки мин берәр нәрсәне дөрес эшләмимдер?» — дип уйга калды Гөлсинә, әмма үзендә ниндидер гаеп-кыек та таба алмады.

Хәтта якынлашып килгән Яңа ел да Мөнирне урыныннан кузгата алмады. 31 декабрьдә суыткычлары шыр буш иде. Ә бу проблеманы ире бик ансат кына хәл итеп куйды — Яңа ел каршыларга әнисе янына барырга булды.

Бәйрәмгә җыенганда Гөлсинә күз яшьләрен чак тыеп торды. Бу айда балага дарулар алырга туры килде, һәм бүләккә, азык-төлеккә дип җыеп барган акчаны тотып бетерергә туры килде.

Ә гыйнварда суга җыелган бурычны түләде Гөлсинә һәм бер тиен дә диярлек акчасы калмады. Иренең инде нәрсә эшләргә теләвен аңлаган иде. Кирәк булганда акчаны йә танышларыннан, йә әнисеннән алып торды. Ә берсендә Гөлсинә өйдә ашарга юк дигәч, Мөнир берни булмаганда «Мин һәрвакыт әнидә ашый алам», дип җавап кайтарды.

Шул вакытта Гөлсинә башка болай дәвам итә алмаячагын аңлады. Мөнирнең «тагын эш эзләргә» киткәнен көтте дә һәм әйберләрен җыйды. Соңгы акчасына такси чакыртты һәм әнисе янына кайтып китте.

Гөлсинәнең әнисе белән мөнәсәбәтләре катлаулы иде, әмма мондый ачлы-туклы тормыштан гаҗиз булган хатынның башка чарасы юк иде шул. Һәм шул ук көнне ирен алиментка бирде. Ул тиз арада эш тапты — кичен подъездларда идән юды, ә баласын әнисе карап торды.

Мөнир бу хәлләрне мондый борылыш алыр дип башына да китермәгән иде. Күрәсең, ул да, кайнанасы да, аерылышмаган килеш алимент түләттереп булганын белмәгәннәр иде. Гөлсинәгә дә түләүләр бирелә, чөнки баласына әле 3 яшь тулмаган. Кайнанасы «сөйләшергә» килгән иде, Мөнир тавыш чыгарды, әмма Гөлсинәгә барыбер иде инде. Ул үзенең рәхмәтсез, эгоист хатын булуын, гел үзе турында гына уйлап яшәвен ире белән кайнанасы әйтмәсә каян белгән булыр иде әле! Ә менә Мөнир бөтенесен турында да уйлап, кайгыртып яши шул!

Хәзер Гөлсинә тагын берничә эш тапты, декреттан да иртәрәк чыгып, ярты ставкага булса да эшләргә тели. Ә баласы белән әбисе һәм няня утырачак. Мөнир дә эшкә урнашты һәм алиментларын үз вакытында түләп бара. Кайвакыт йә талашырга, йә тагын бергә яши башлыйк дип ялынып шалтырата. Әмма әлегә Гөлсинә ире белән дуслашырга җыенмый. 

Источник: https://intertat.tatar/news/irem-ze-d-eshl-mi-totkan-r-tien-chen-mine-bit-rli-5847891

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев