Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

“Соңгы хаты әле дә хәтеремдә”

Апаста яшәүче Мәүзәния әби Зиннәтуллина балачакта әтисен югалту газабын, аның соңгы хатында язылган һәр җөмләсен күз яшьләре аша искә ала.

(29 ноябрь, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ").


Сугыш афәте өлкәннең йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра калдырган.
"Әтием сугышка киткәндә без әниебезгә дүрт бала калдык. Миңа бары 10 гына яшь иде әле. Иң олысы идем. Энеләрем, сеңелләрем берсеннән-берсе кечкенә. Ике айлык сеңелем хәтта “әти” диеп дәшәргә дә өлгерми калды, - дип сөйли башлады Мәүзәния әби, - Әтинең үлү хәбәреннән соң, озак та үтмәде, соңгы хаты килеп төште. “Сугыш утына керәбез. Исән калсам күрешербез, насыйп булмаса, балаларыбызны ким-хур итмичә үстер, укыт зинхар”, дип үтенгән иде ул. Әни хәсрәтне бик авыр кичерде, шулай да безгә җил-яңгыр тидертми үстерде, аякка бастырды", - дип хәтер йомгагын сүтте өлкән.
Мәүзәния әби 5нче класстан ук башка балалар белән беррәттән колхоз эшләрендә булган. Кечкенәдән үк авыр хезмәтне белеп үскән. Каникул вакытларында эшкә җигелгәннәрен бүген дә ачык хәтерләп телгә ала.
“Көлтә ташу, ындырда иген чистарту, колхозның башка күп кенә хезмәтләрен башкарырга туры килде. Кайбер авырлыклары әле дә иңемдә тоела”, - ди ул.
Мәүзәния әби Апаста тумаса да, балачактан алып, бар гомере шушында узган, шушында үсеп, укып, тормышка да чыккан. Тормыш иптәше белән илгә-көнгә лаеклы 4 бала тәрбияләп үстергән. Күп кенә оешмаларда хисапчы вазифасын башкарган. 17 ел Саклык банкында өлкән хисапчы булып эшләгәннән соң, лаеклы ялга киткән.
Бүген әбинең бер көне дә ялгыз үтми. Ул улы Рөстәм, килене Гөлназ тәрбиясендә. Барлык балалары, оныклары да “әниебез”, “дәү әниебез” дип өзелеп торалар, кадер-хөрмәттә яшәтәләр, һич кенә дә игътибардан калдырмыйлар. Ә Мәүзәния әби аларның лаеклы тормыш итүләренә сөенеп, алар белән горурланып, изге теләктә яши.
“Әниебезнең үз аякларында йөреп, барысын да аңлап гомер итүе - безнең өчен дә зур куаныч. Гәҗитләр дә укырга ярата ул. Ел саен күп гәҗитләр алдыра. Бик өлкән яшьтә булса да, бик зирәк әле әниебез”, - ди килене Гөлназ.
Үрнәк гомер итүче Мәүзәния әбине районда да бик күпләр белә. Әле яңа гына ул үзенең 90 яшьлек олуг бәйрәмен каршылаган. Бу уңайдан аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының тәбрикләү открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылган. Шулай ук саклык банкы хезмәткәрләре дә оешмада озак еллар хезмәтенә ихтирам күрсәтеп котларга килгәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев