Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

“Йолдыз“ газетасының дубляж буенча редактор урынбасары Елена Җамалиевадан җиләкле десерт рецепты

Елена Җамалиева – редакциядә өлгер, тырыш, үз эшен төгәл башкаручы хезмәткәр. Гаиләсендә ул тәмле куллы хуҗабикә.

(25 март, “Апастово-информ“).


 Лена соңгы вакыттта бик тәмле итеп тортлар, десертлар әзерли. Үзе дөрес туклану яклы булса да, гаиләсен тәм-томнар белән сыйларга да онытмый. 
 
Елена Җамалиевадан стаканлы, тәмле десертлар рецепты: 
Шоколадлы камырны алдан ук әзерлибез. 4 йомыркага, 120 грамм шикәр комы, 100 грамм он, 20-30 грамм какао, 1 чәй кашыгы разрыхлитель кирәк. Йомырка һәм шикәр комын миксер белән болгатабыз. Шуңа он һәм какао салабыз һәм тагын болгатабыз. Аны формага салып, 180 градус кызулыктагы мичтә 45 минут пешерәбез. 
Эремчекле-каймаклы крем әзерлибез. 250 грамм каймакка, 200 грамм эремчекне блендер белән ваклап кушабыз. 80 грамм шикәр пудрасы кушабыз. Барысын да миксер белән әйбәтләп бутыйбыз. 
Җиләкле конфитер ясыйбыз. 300 грамм катырылган җиләк, 100 грамм шикәр комын газга куеп кайнатабыз. Кайнап чыгып, 10 минут үткәч сүндерәбез һәм 1 чәй кашыгы крахмал салабыз. 
 
Аннан стаканнарга катламлап урнаштырабыз. 
1 кат – крем 
2 кат – вакланган бисквит 
3 кат – вакланган чикләвек, җиләкле конфитюр. 
Катламнар кабатланып бара. Соңгы катта крем. Аның өстен төрле җиләкләр, чикләвек, шоколад һәм бизәгечләр белән матурлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев