101 яшьлек Нурлыбәнәт әби Сафиуллина район башлыгының котлауларын кабул итте
Колгынадан Нурлыбәнәт әби Сафиуллина 101 яшьлеген каршылады. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Равил Хисаметдинов шәхсән үзе килде.
Җылы котлаулардан, чәчәк бәйләме, бүләкләрдән, күрсәтелгән хөрмәттән әби канәгать булып, рәхмәтләрен җиткерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов та иң изге теләкләрен юллап, тагын да озын гомерләр теләделәр.
Бер гасырлык гомер юлында күпне күргән, күпне кичергән, авыр хезмәтләр белән сыналган ул.
–Иптәшем сугышка чыгып киткән көннән эш арбасына җигелдем. Көндез урак урдык, сукаладык, чәчтек. Сыерын да, үгезен дә, атын да җигеп эшләргә туры килде. Машинага утырып кырлар иңләдек. Ир-ат, хатын-кыз эше бүленмәгән иде ул заманда. Кичен урман кисәргә җибәрәләр иде. Кыш көннәре окоп казу эшләрендә катнаштык. Үзәккә үтә торган салкында Апас зираты буенда окоп казыган вакытлар әле дә төшкә кергәли. Тәтеш урманында авыр хезмәтләр башкардык. Гомер эшләп узды инде. Мин хезмәт итмәгән эш калмагандыр. Бригадир да, исәпләп баручы да булдым, балалар да укытып карадым, сыер саудым, сарык карадым. Ни кушсалар да, тыңлый идем. Намус белән эшләгәнне белеп, авыр эшләргә һәрчак мине чакырдылар. Бәхетемә тормыш иптәшем сугыштан исән-сау кайтты, тормыш шул көннән азрак җиңеләйде, –ди ул.
Сугыштан соңгы елларда Нурлыбәнәт әби фермада сарыклар карый. Бар гомерен колхозда эшләүгә багышлый. Шул елларда оя тутырып балалар да үстерә ул. Тик, язмыш китабына ачы бала хәсрәтләре дә язылган булган шул. Бүген 8 баланың бары тик берсе генә исән-сау. Сабыр канатларын сындырмыйча яшәргә тырыша ул. Авылдагы кызы, онык-оныкчыклары аңа һәрчак ярдәм итеп тора.
–Үз балаңны югалту ачысын әйтеп, аңлатып, сөйләп кенә бетерә торган түгел. Ходай Тәгалә миңа гомер дә бирде, яшь тә бирде, көч һәм куәт тә бирде. Авырлыклары белән дә елатты, шатлыклары белән дә сынады. Ни генә булса да, ул минем язмышым. Рәхәтенә дә, борчуына да түзә белергә кирәк, – дип үз-үзен юата ул.
Нурлыбәнәт әби әле үз аякларында йөри, һәркемне барлап, эшләр дә кушкалап тора. Хәтере дә шәп, сүзгә дә оста ул. Шулай да соңгы вакытта сәламәтлеге шактый какшаган.
Нурлыбәнәт әби бүген кызы Мәсхүдә тәрбиясендә яши. Алар бер-берсен кайгыртып гомер итәләр.
–Үз гомеремдә начар гадәтләргә иярмәдем, кеше рәнҗетмәдем, хәтта чебен дә, бака да үтергәнем булмады. Шул ук вакытта гел хәрәкәттә булдым, хезмәт белән яшәдем. Гомер озынлыгының сере дә шулдыр, – ди Нурлыбәнәт әби
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев