Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас аграр көллиятендә ифтар ашы узды

Мул сыйлы табыннар артында биредә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр, аграр көллият коллективы һәм ураза тотучы студентлар кунак булды.

(3 апрель, “Апастово-информ”).



Кунакларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Ленар Хантимиров котлап, иң изге теләкләрен җиткерде һәм көллиятнең нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте. Аның теләкләренә шулай ук “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов тә кушылды.
Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов бәйрәм белән тәбрикләп, өлкәннәргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерде, хезмәттәшләренә педагогик эшчәнлекләрендә, студентларга укуларында уңышлар теләде.
Мәҗлестә Апас аграр көллиятендә эшләп чыккан Рәшит хәзрәт Сәлахов катнашып, җыелучыларга Рамазан аеның нинди кадерле һәм изге ай булуы хакында сөйләде, һәркемгә җан тынычлыгы һәм күңел байлыгы теләде.
Ифтар ашыннан һәркем канәгать калып, үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев